Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы ТКХ хезмәткәрләрен котлады

17нче март-Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре көне. Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә күпсанлы һәм җаваплы бурычлар тапшырылган. Шәһәребезнең чисталыгы, матурлыгы һәм төзеклеге, яшәү һәм эшләү өчен уңайлы булуы, тиешле хезмәт күрсәтү сезнең эшчәнлеккә бәйле. Яшәү,...

17нче март-Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре көне.

Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә күпсанлы һәм җаваплы бурычлар тапшырылган. Шәһәребезнең чисталыгы, матурлыгы һәм төзеклеге, яшәү һәм эшләү өчен уңайлы булуы, тиешле хезмәт күрсәтү сезнең эшчәнлеккә бәйле. Яшәү, уку һәм ял урыннарында җылы булса, краннардан су агып торса, газ килсә, шәхси һәм җәмәгать транспорты хәрәкәт итәрлек дәрәҗәдә урамнар чистартылган булса, язын-җәен-көзен шәһәребез гөлчәчәкләргә күмелсә, һәр кеше көн буена җитәрлек көч ала, кәефе күтәрелә, эшкә күңеле үсә. Барыгызга да күңел күтәренкелеге, яңа уңышлар, саулык-сәламәтлек телим.

А.П.ИВАНОВ,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X