Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Бу көн-җәмгыятебезнең рухи үсешенә, мәдәни мирасыбызны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче, язмышларын башкаларны агарту белән бәйләгән, көн саен кешеләргә мәдәният нуры бүләк итүче барлык иҗади һөнәрләр ияләренең дә уртак бәйрәме. Мактау, дан һәм хөрмәт һәрвакыт сезнең белән янәшә булсын....

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Бу көн-җәмгыятебезнең рухи үсешенә, мәдәни мирасыбызны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче, язмышларын башкаларны агарту белән бәйләгән, көн саен кешеләргә мәдәният нуры бүләк итүче барлык иҗади һөнәрләр ияләренең дә уртак бәйрәме. Мактау, дан һәм хөрмәт һәрвакыт сезнең белән янәшә булсын. Иҗади биеклекләрне кыю яулагыз, мөмкинлекләрегез тулысынча тормышка ашсын. Хезмәтегез нәтиҗәсе күп еллар узганнан соң да үзегезгә шатлык һәм канәгатьләнү генә китерсен, һәр көнне бит сез кешеләргә җан җылыгызны өләшәсез. Эшегездә оптимизм һәм энтузиазм, яңа иҗади фикерләр һәм мөмкинлекләр, гаиләләрегезгә иминлек һәм мәхәббәт кенә телим.

А.П.Иванов,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев