Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РАШТУА

7нче гыйнварда барлык православ динен тотучылар белән беррәттән керәшеннәр дә Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Изге китапта язылганча, Иисус Христосның тууы алдан ук билгеле була, юлаучыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Алар инде күптән коткаручы туачак дип тилмереп көтәләр. Йолдыз күрсәткән юл буенча мәгарәгә тап булалар, изге кыз Мариянең...

7нче гыйнварда барлык православ динен тотучылар белән беррәттән керәшеннәр дә Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә.

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Изге китапта язылганча, Иисус Христосның тууы алдан ук билгеле була, юлаучыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Алар инде күптән коткаручы туачак дип тилмереп көтәләр. Йолдыз күрсәткән юл буенча мәгарәгә тап булалар, изге кыз Мариянең Аллаһ улын тудырганын күрәләр. Бала сарыклар тагарагында ята. Аңа алтын, асылташлар, ладан, кыйммәтле майлар кебек төрле бүләкләр алып киләләр. Ул вакытта Ирод исемле патша яшәгән. Халыкны коткаручы туачак дигән хәбәр, билгеле, аңа ошамый, борчуга кала. Аны үтерергә дигән фәрман да бирә, ләкин баланы саклап калалар. Шулай да, риваятьләргә караганда, 2 яшькә кадәрге 12 меңнән артык сабый үтерелә. Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан дүртенче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана. Су, чәйне теләгәнчә эчәргә мөмкин. 6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә. Мунча ягыла, өй җыештырыла, матур, чиста киемнәр киелә. Православ динендәгеләр бу көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп, гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык гөнаһларны кичерүне сорап бәйрәмне каршы алалар. Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Үлгәннәр рухына, үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлеге өчен шәм куела. Чиркәүдә мәрхүмнәр һәм исәннәр өчен аерым шәм урыннары бар. Теге дөньяда үлгән туганнар, ыруның языклары кичерелеп, оҗмахка эләгүләре сорап теләкләр әйтелә. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар. Гомумән, йортта аларны ешрак кулланырга кирәк, диләр. Шәм яктысы, аның төтене өйне чистарта, уңай энергия бирә. Бәйрәм көннәрендә, фатирыбызда шәмнәр яндырылмый калмый. Бу йорттан шайтаннарны кудыра, өй чистарына, тынычлык иңә. Шәм яндырганда теләкләр әйтелә, исәнлек-саулык, иминлек сорала. Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.

Раштуадан соң керәшен авылларында 12 көнлек Нардуган башлана. Ә башка халыклар Нардуганны декабрь ахырында бәйрәм итә. Танымаслык итеп киенгән, төркем-төркем булып җыелган керәшеннәр җыр-биюләр белән йорттан-йортка кереп, бәйрәм белән котлап йөри. Хуҗалар тәм-том бүләкләр дә тарата. Мондый йола мәҗүси заманыннан ук калган булса да, керәшен авылларында аларны әле бүген дә күрергә була. Керәшеннәрнең Нардуган вакытын руслардагы "Святки" чоры белән чагыштыралар. Раштуа белән Нардуган бәйрәмен бергә бәйләп аңлатучылар да бар. XVIII гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала. «Нардуган» сүзе, Яңа елны каршылау йоласына караган бер атама буларак, телгә һәм көнкүрешкә шул вакытларда кергән булса кирәк. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә "нар" кояш дигәнне аңлата. Нар+туган-кояш туган дигән мәгънәгә туры килә.

Декабрь азагында көн озыная башлый - нәкъ бу көнне төрки халыклар Нардуган яки кояш туган көн дип санаган. Нардуган сүзенең тагын бер мәгънәсе - Христосның дөньяга килүе "нур туу" дип карала. Төркиләрнең уртак бәйрәме булган Нардуганны христиан динен тотмаган татар-мишәрләр дә һәм башка халыклар да бәйрәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев