Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Гыймазов: "Умарта кортларының азык запасын тикшерергә вакыт"

"Кортларга ашату өчен канди дигән катнашма бар, дип ишеттем. Аны үзең дә әзерләп буламы? Рәкыйп." Сорауга умартачылык буенча районның баш дәүләт инспекторы Радик Гыймазов җавап бирә: -Былтыр республиканың күпчелек районнарында җәй бик коры килде. Бал бирүче культураларның чәчәк атуы иртә төгәлләнде. Корт гаиләләре үзләрен кышлату чорына җитәрлек бал запасы белән...

"Кортларга ашату өчен канди дигән катнашма бар, дип ишеттем. Аны үзең дә әзерләп буламы? Рәкыйп."

Сорауга умартачылык буенча районның баш дәүләт инспекторы Радик Гыймазов җавап бирә:

-Былтыр республиканың күпчелек районнарында җәй бик коры килде. Бал бирүче культураларның чәчәк атуы иртә төгәлләнде. Корт гаиләләре үзләрен кышлату чорына җитәрлек бал запасы белән тәэмин итә алмадылар. Бу аларның ачтан үлеменә китерергә мөмкин. Моңа юл куймас өчен, хәзер кортларны балга дәвалау препаратлары кушып ясалган камыр сыман матдә-канди белән ашатырга кирәк. Ширбәткә караганда өстенлекләре күбрәк аның. Камыр сыман матдә булгач, кортлар кышкы һәм язгы чорларда аны кирәгенчә генә алалар. Кәрәздәге тишекләргә ташымыйлар, ә шунда ук үзләштерәләр-ашыйлар. Аның белән яшь үрчемне дә туйдыралар. Кортларның борчылуына да китерми. Нозематоз һәм аскосферозга каршы препаратлар кушу ул авырулар белән көрәштә, алардан дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә. Кортлар сәламәтләнә, гомерләре озыная.

Канди түбәндәгечә әзерләнә.

260 грамм бал, 738 грамм шикәр пудрасы, 12 грамм су алына. Утырган, черек һәм нозематоз кебек авырулар булмаган умарталардан гына суыртылган балны башта тәүлек буе 40-45 градус җылылыкта тотып, кристаллары беткәнче эретергә кирәк. Шул балга шикәр пудрасы, дару препаратлары, бераз су кушып, 800 граммлы, 2-3 сантиметр калынлыктагы "көлчәләр" (лепешки) әзерлиләр. Сеткаларга салып, умарталарда рамнарның өске борысларына урнаштыралар. Кандиның өстен целлофан белән каплыйлар.

Барлык умартачыларга хәзер кортларның азык запасларын тикшереп чыгу зыян итмәячәк. Ашарларына бетеп кортлар күбрәк шушы вакытта үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев