Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр өлкә игътибар сорый

Шәһәр үсешен камилләштерүнең иң отышлы юллары турында депутатлар фикер алышты. Мамадыш шәһәр Советының тугызынчы утырышында көн тәртибенә кертелгән сораулардан тыш бу өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Көн тәртибенә кертелгән Мамадыш шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына, Мамадыш шәһәре Советының 20.12.2011 елда кабул ителгән 1-7 санлы "ТР Мамадыш муниципаль районы Мамадыш...

Шәһәр үсешен камилләштерүнең иң отышлы юллары турында депутатлар фикер алышты. Мамадыш шәһәр Советының тугызынчы утырышында көн тәртибенә кертелгән сораулардан тыш бу өлкәгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Көн тәртибенә кертелгән Мамадыш шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына, Мамадыш шәһәре Советының 20.12.2011 елда кабул ителгән 1-7 санлы "ТР Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәренең 2012 елга һәм планлы 2013 һәм 2014 елларга бюджеты турында" карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм шәһәр Советы бюджетының 2012 елның беренче яртыеллыгында үтәлеше турында сораулар буенча шәһәр башлыгы урынбасары Ирек Гатауллин һәм бухгалтерлык хисабы һәм отчеты бүлеге начальнигы Венера Галиева чыгыш ясадылар. Болардан тыш депутатлар шәһәрне төзекләндерү юнәлешендәге эшчәнлеккә аерым тукталдылар. Мамадышта җәйге чорда су җитмәү проблемасы кискен кала бирә. Шәһәр башлыгы, Совет рәисе Анатолий Иванов бу кимчелекне бетерүнең иң кулай юлларын билгеләп үтте. Депутатлар тарафыннан бакчаларга су сибү өчен Нократ елгасыннан техник су алу тәкъдиме дә кертелде. Зиратлардагы чисталык та уйланырга мәҗбүр итә. Мөселман зиратын кичекмәстән өмә җыеп чистарту сорала. Гомумән, зиратлардагы чисталык, тәртип өчен җаваплы бер кеше билгеләү мөһим. Яңа мөселман зираты өчен дә урын бүленгән. Бүгенге көндә анда "Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте эш башлап җибәрде. Красная Горка авыл җирлеге территориясендә мәңгелек йорт булдыру өчен республиканың ТР Икътисад һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларыннан грантлар отылды. Быел бу юнәлештә кара көзгәчә эшләр алып барылачак. Чишмәләр дә зур игътибар таләп итә. Аларны да тәртиптә тотарга кирәк. "Үзебез исән чакта мондый изге урыннарны игътибарсыз калдырырга, юкка чыгарырга безнең хакыбыз юк",-диде Анатолий Иванов.

Район мәдәният йорты каршында ремонт эшләре гөрли. Алексей Шишмагаев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X