Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр чыганак исәптә

Агымдагы елда суның бер куб метры өчен бәяләр халык өчен артса, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, киресенчә, кимрәк түли башлаячак. Моның асылына төшенү өчен без "Мамадыш су каналы" ачык акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Айрат Гайфетдиновка мөрәҗәгать иттек. -2013нче елдан физик затлар өчен дә, юридик затларга да бердәм тариф системасы кертеләчәк. Июль-август айларында бер...

Агымдагы елда суның бер куб метры өчен бәяләр халык өчен артса, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, киресенчә, кимрәк түли башлаячак. Моның асылына төшенү өчен без "Мамадыш су каналы" ачык акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Айрат Гайфетдиновка мөрәҗәгать иттек. -2013нче елдан физик затлар өчен дә, юридик затларга да бердәм тариф системасы кертеләчәк. Июль-август айларында бер куб метр суның бәясе халык өчен - 27.86, 1нче сентябрьдән 29.60 сум булачак. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр әлегә 41.17 сумнан түлиләр. Елның җиденче - сигезенче айларында әлеге сан - 36.40, сентябрьдән исә 30.01 сум тәшкил итәчәк. Артык суны агызу бәяләрендә дә үзгәрешләр көтелә. Бүгенге көндә физик затлар бер куб метр өчен - 21.67, юридик затлар 34.53 сум түлиләр. Беренчеләре өчен 1нче июльдән әлеге сумма - 1.30, сентябрьдән тагын 1.33 сумга артачак. Ә икенчеләре, киресенчә, беренче тапкыр - 2.67, көзнең беренче аеннан 2.82 сумга кимрәк түлиячәкләр. -Мәгълүм булганча, җәй көне су эчү, савыт-саба, кер юу өчен генә түгел, бакчаларга сибү өчен дә кулланыла башлый. -Көзге-кышкы чорда шәһәрдә көн саен 4000 куб метр чамасы су тотыла. Ә җәен исә әлеге күрсәткеч бермә бер арта. Шуңа күрә, бакчаларында үскән яшелчәләрен, җиләк-җимешләрне, чәчәк-гөлләрне сулау өчен дә түләргә кирәклеген истән чыгармаска кирәк. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан узган елның 29нчы апрелендә кабул ителгән 5.06нчы санлы карар нигезендә, сугару сезонында (ул 15нче июньнән 1нче сентябрьгәчә дәвам итә) шәһәр суүткәргеченнән файдаланган өчен - 1671.60, ә колонкалардан су алган очракта 434.62 сум түлисе. -Колонкалар, димәктән, соңгы елларда аларның саны нык кимеде. -Бүгенге көндә без 45 колонкага хезмәт күрсәтәбез. Алары да урамнарда йортларына су кертмәгән ике-өч гаилә өчен генә тотыла. Әлеге объектларга хезмәт күрсәтү үзен акламый. Алардан файдаланганга түләү дә бер кешегә айга 1,2 куб метрдан гына алына. Җитмәсә колонкалар кер чайкау, машиналар юу урыннарына да әвереләләр. Шуңа күрә, якын киләчәктә алар калмаячак. 261нче санлы Федераль закон нигезендә, барлык энергия чыганаклары, шул исәптән су да исәпләү приборлары аша узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X