Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент үзгәрешләр кертә

Төзелеш, капиталь ремонт буенча киләсе елга планнарны формалаштыру бара. Бу хакта узган якшәмбедә республика Президенты үткәргән видеоконференциядә әйтелде. Күпфатирлы йортларны яңарту программасына Мамадыштан егерме йортның кадастр паспортлары әзерләп тапшырылган. Киләсе елда ике контурлы шәхси җылылык казаннары урнаштыру программасында да катнашачакбыз. Ахырдан төзелешкә катнашлары булган предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән уздырылган...

Төзелеш, капиталь ремонт буенча киләсе елга планнарны формалаштыру бара. Бу хакта узган якшәмбедә республика Президенты үткәргән видеоконференциядә әйтелде. Күпфатирлы йортларны яңарту программасына Мамадыштан егерме йортның кадастр паспортлары әзерләп тапшырылган. Киләсе елда ике контурлы шәхси җылылык казаннары урнаштыру программасында да катнашачакбыз. Ахырдан төзелешкә катнашлары булган предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән уздырылган киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов капиталь ремонт программасына керәсе йортларның сметаларын тагын бер кат җентекләп карап чыгарга чакырды. Киләсе елда республика буенча иллеләп мәктәпкә ремонт ясарга планлаштырылган булган. Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен 150 шәр мәктәпне яңартып барырга сөйләштек бит, диде. Димәк, бу программага бездән дә кимендә тагын бер белем учреждениесен кертергә мөмкинлек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев