Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полициягә ....экскурсиягә

"Балаларга өмет бүләк ит!" акциясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегендә оешкан төстә узды. Аның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, яшүсмерләрнең хокукый аңында тотрыклылык тәрбияләү, эчке эшләр бүлегендә вазыйфасын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләребезнең балаларын яклау, ятимнәргә, инвалидларга, полициядә исәптә торучы, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга ярдәм...

"Балаларга өмет бүләк ит!" акциясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегендә оешкан төстә узды.

Аның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, яшүсмерләрнең хокукый аңында тотрыклылык тәрбияләү, эчке эшләр бүлегендә вазыйфасын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләребезнең балаларын яклау, ятимнәргә, инвалидларга, полициядә исәптә торучы, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга ярдәм кулы сузу иде. Полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе әгъзалары белән берлектә, яшьләрнең кич белән күпләп җыелган урыннарына, авыр хәлле гаиләләргә барып, махсус рейдлар уздырдылар, хокук бозу фактларын ачыкладылар. Коррекцияләү торак-мәктәбендә, инвалид һәм ятим балалар өчен спартакиада узды. Анда подразделение хезмәткәрләре сугышчан техника һәм махсус коралларны күрсәтеп чыгышлар ясадылар. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен психологик ярдәм күрсәткән "кайнар телефон" эшләде. Полиция хезмәткәрләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең район үзәк хастаханәсендә тәрбияләнүче нарасыйларына тапшыру өчен киемнәр, ашамлыклар, уенчыклар, памперслар җыйдылар. Акция кысаларында беренче санлы мәктәпнең 1нче "б" сыйныфы укучылары полициядә экскурсиядә дә булдылар. Алар эксперт-криминалист роленә керделәр, чып-чын корал тотып карадылар, полицейскийлардан истәлекле бүләкләр алдылар.

Начальник ярдәмчесе-шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Олег Донсков балалар белән әңгәмә кора. Автор фотосы

Римма Багманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев