Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция Кыш Бабае бүләксез йөрми

"Полиция Кыш Бабае" хәйрия акциясе барышында Мамадыш районы полиция хезмәткәрләре балаларга могҗизаларга ышанырга ярдәм итте. Римма Багманова, Россия ЭЭМ Мамадыш районы бүлегенең ММЧ белән эшләү буенча начальник ярдәмчесе Быел бүлек хезмәткәрләре традицион рәвештә Кыш Бабай "биреме" буенча үзләре шефлык итә торган "Өмет" социаль приютында тәрбияләнүче 26 баланың яңа ел теләкләрен...

"Полиция Кыш Бабае" хәйрия акциясе барышында Мамадыш районы полиция хезмәткәрләре балаларга могҗизаларга ышанырга ярдәм итте.

Римма Багманова,

Россия ЭЭМ Мамадыш районы бүлегенең ММЧ белән эшләү буенча начальник ярдәмчесе

Быел бүлек хезмәткәрләре традицион рәвештә Кыш Бабай "биреме" буенча үзләре шефлык итә торган "Өмет" социаль приютында тәрбияләнүче 26 баланың яңа ел теләкләрен тормышка ашырдылар. Россия ЭЭМ Мамадыш районы бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы, полиция подполковнигы Р.Сәләхетдинов,җәмәгать советы әгъзалары, ветераннар һәм башка полиция хезмәткәрләре балаларга бүләкләр алып барды.

×××

Авыр хәлле гаиләләрне, аларда тәрбияләнүче социаль-кыен хәлдә калган балаларны ачыклау буенча "кайнар" линия эше ярдәмендә балалары үзәк хастаханәдә дәваланучы 8 "авыр" гаилә ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре алар янына Кыш Бабай баруны оештырдылар. Полиция Кыш Бабае участок инспекторы Андрей Васильев, Кар Кызы-юрисконсульт Анна Мальцева һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторлары яңа ел бәйрәмнәрендә игътибарсыз калган хастаханәдәге балаларга бүләкләр белән бардылар. 4 айлыктан башлап 14 яшькәчә балалар кунаклардан азык-төлек пакетлары, кием-салым, китаплар һәм яңа ел бүләкләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев