Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Патефоннары да саклана

Октябрят, пионер, комсомол сүзләре якын миңа. Аларны инде тарихи вакыйга буларак искә алып сөйлибез. Пионер оешмасы төзелүгә быел 90 ел тулды. Авылыбызда беренче пионер оешмасы турында истәлек язмасы сакланган. Аны пенсионер укытучы, элекке мәктәп мөдире Сахай абый Гасыймов язып калдырган. Авылларда пионер оешмасы соңрак төзелгән. Чөнки яңалык һәрчак каршылыклар аша...

Октябрят, пионер, комсомол сүзләре якын миңа. Аларны инде тарихи вакыйга буларак искә алып сөйлибез. Пионер оешмасы төзелүгә быел 90 ел тулды. Авылыбызда беренче пионер оешмасы турында истәлек язмасы сакланган. Аны пенсионер укытучы, элекке мәктәп мөдире Сахай абый Гасыймов язып калдырган. Авылларда пионер оешмасы соңрак төзелгән. Чөнки яңалык һәрчак каршылыклар аша килеп керә, шикләндерә, куркыта. Ата-аналар, әби-бабайлар ризасызлык белдерә. 1933-34нче уку елында беренче пионер оешмасы эшен башлап җибәрә. Аның составында Зәйнуллин Нурмөхәммәт, Дәүлиев Шәрипҗан, Динмөхәммәтов Муса, Имамиев Хисаметдин, Газизов Габделәхәт, Фәсхиев Галимөхәммәт, Хөснуллин Заһидулла, Газыймов Биктимер, Шәйхаттаров Харис, Хуҗаәхмәтов Муллахмәт, Зиннәтуллина Нурҗамал, Зиннәтуллина Сафия, Шаһикәрамов Әбелкәрам, Хисмәтуллин Нурмөхәммәт, Хәкимов Фазулла, Хәбибуллин Гатаулла, Зәкиҗанова Хәдичә, Гаптелхакова Хәдичә, Мәхмүтова Шәмсекамал, Хөснуллин Нигъмәтулла, Шәрәфетдинов Нәҗипләр була. Беренче пионер оешмасы эшен башлауда укытучылардан Мәхмүтова Рәбига, Нургалиева Мәрзия, Бачкова Мария, Вахитова Камәр үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Вожатыйлары Юнусова Мөгаллимә булган. Ул чорларда галстукларны кулдан укучылар үзләре ясаганнар. Сахай абый тагын болай дип яза: "Кызыл Йолдыз районы төзелгәч, пионер отрядларының эше тагын да җанланып китте. Район комсомол һәм пионер оешмасы мөдире Харитонов иде. Ул пионер оешмаларына галстуклар, быргы, барабан, байраклар кайтартты. Мәктәпләргә килеп оешманың эшен тикшереп, күрсәтмәләр биреп китә иде. Ул елларда безнең пионер оешмасы эшчәнлеге бигрәк тә танылды. Балалар йортыннан кайткан пионер Шәрәфетдинов Нәҗип алдынгы колхозчыларның республика конференциясендә катнашты. Бүләккә патефон алып кайтты". Пионер Шәрәфетдинов Нәҗип турында да кайбер мәгълүматлар саклана. Аны балалар йортыннан Әхмәтшин Мөбарәкша абый белән Васбикамал апа тәрбиягә алганнар. Башта аларның балалары булмаган. Бераздан уллары (ул озак яшәмәгән, үлгән), аннан кызлары Рәбига (Һидиятова) апа туган. Ә колхозчыларның республика конференциясеннән алып кайткан патефоны мәктәп музеенда саклана. Нәҗип авылдан киткәч, Казанда очучылыкка укый һәм Ватан сугышына китеп югала. Комсомол оешмасы оешу тарихына кагылган кыскача мәгълүмат та бар. Беренче комсомол оешмасы 1927-1929нчы елларда төзелгән. Югары Кыерлыдан Нәбиуллин Гарифулла, Нәбиуллин Гафиятулла, Фазлыев Әхкам, Гарифуллин Галимулла, Фазуллина Кәүсәрия, Фәйзетдинов Зәйнулла, Күк Чишмәдән Нәбиуллина Хәбибҗамал, Нәбиуллин Фәттахлар булган. Комсомол секретаре-Фазлыев Әхкам. Искә алынган беренче пионер һәм комсомоллар инде берсе дә исән түгел. Авылыбызда аларның туганнары яши. Бу язмам аларның рухына изге догам булып ирешсен.

Дания Газизова, Югары Кыерлы мәктәбенең югары категорияле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев