Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Остазбикә

Мәшһүр язучы Гаяз Исхакыйның күренекле әсәре исемен юкка гына искә төшермәдем. Бар ул безнең арабызда да замана герое итеп күрсәтерлек, повестьлар язарлык хатын-кызлар. Үзеңнән соң матур эшләрең, якты исемең калырлык итеп яшәргә кирәк. Хезмәт белән тапкан малларыңның игелеген күреп, белгән гыйлемнәреңне кешеләргә өйрәтеп, күз белән каш арасы гына булган төп...

Мәшһүр язучы Гаяз Исхакыйның күренекле әсәре исемен юкка гына искә төшермәдем. Бар ул безнең арабызда да замана герое итеп күрсәтерлек, повестьлар язарлык хатын-кызлар. Үзеңнән соң матур эшләрең, якты исемең калырлык итеп яшәргә кирәк. Хезмәт белән тапкан малларыңның игелеген күреп, белгән гыйлемнәреңне кешеләргә өйрәтеп, күз белән каш арасы гына булган төп йортыбызны уйлап, гыйбадәт кылып, барчабыз да Аллаһ Раббызның югары Фирдәүс җәннәтләрендә урын алсак иде, инша Аллаһ.

Венера Сөләйманова белән аралашкач, аның сабырлыгына, ихтыяр көченә шаккатасың. Ә бит кайвакыт кешеләр юк кына мәсьәлә алдында да җебеп кала. Ә ул олы яшьтә булса да ятим калган оныкларына ата назын бирергә, аларның тормышын җайларга тырыша. "Иң авыр еллар артта калды ашыйсы килгән ризык белән табын тулы, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп кенә яшисе", - ди ул.
Каршындагы сәгатькә күз төшерде дә, ашыга-ашыга торып утырды Венера апа Сөләйманова. Әле вакыт бар-барын. Шулай да бар ризыгы хәстәрләнгән, Коръән ашын көттереп тору ярамас. Инде 23нче ел үткәрә улына багышлап Коръән ашын Венера апа. Бергә эшләгән улының хезмәттәшләре янына хастаханәгә ашыга ул.
Урамдагы язгы кояш бермәл күзләрне чагылдырды. Ипләп кенә күк йөзенә күз салды. Чалт аяз көн. Язгы һава күкрәкләрне киңәйтеп җибәрде, кояшның мәрхәмәтле җылылыгы җилкәдән кочты. Шөкер, язларга кердек. Хәерле җәйләрен дә насыйп ит бәндәләреңә. Күңелләргә сөенеч бир, тормышларга бәрәкәт иңдер, бала хәсрәтләре бирмә. Һәр иртәдә ил-көнгә әнә шулай үз теләкләрен җиткерә Венера апа. Дингә хөрмәт, аны олылау яшьтән үк җанына сеңгән иде шул. Ул 1938нче елның 30нчы июлендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Биш яшьлек чагында әтисез кала, аны хәтта хәтерләми дә. Ятим үскәнлектән, аңа бик яшьли эшкә тартылырга туры килә. Лубян техникумын яхшы билгеләргә тәмамлый. Соңрак югары белем дә ала. Бөтен хезмәт юлы урман хуҗалыгы белән бәйләнгән. Әбисе аны изгелек кылып яшәргә өйрәтә. Ә бит нинди генә авыр чаклары булмады аның?! 31 яшендә, типсә тимер өзәрдәй малае, алдынгы хирург Раиф Сөләймановны фаҗигале үлем җир куенына салды. Ул көннәр исенә төшсә әле дә үзәкләре өзелә. Хәсрәтнең моннан да зуры, бәгырьне көйдергәне газиз балаңны югалту ачысын Аллаһы Тәгалә беркемгә дә язмасын. Яшәүнең мәгънәсе югалды, әллә инде йөрәгенең бер өлеше улы белән киттеме, өн белән төш арасында буталды Венера апа. Җаны сызлады, күңеле бушлыкта йөзде. Гомеренең иң авыр вакытлары кайчан булды дисәләр, шул көннәрне, сәгатьләрне, мизгелләрне әйтер ул бүген дә.
Адәм баласы нинди генә кайгы-хәсрәт күрмәсен, үзендә яшәр өчен көч таба. Әле алай гынамы, башкаларга үрнәк булып, киңәшләрен дә бирә. "Авыр вакытларымда Аллаһы Тәгаләм булышты, бары аннан гына елый-елый сабырлык сорый идем", - ди улын югалткан Венера апа.
Мәчеткә йөрүчеләр аның турында гел яхшы сүзләр генә әйтә. "Венера апаның язмышы күпләргә гыйбрәт булырлык. Шәһәребездә Коръән ашлары, мәетне соңгы юлга озату ансыз узмый. Яхшы киңәшле, ярдәмчел, хөрмәткә лаеклы кеше ул", - диләр.
Ә еллар агышы тукталмый, йөрәктәге яралар сиздереп торса да тормыш итәргә кирәк. Ул чактагы нефтебаза директоры Вахит ага Галиев чакырып кертте дә : "Хезмәтеңне яратып, күңелеңне биреп башкармасаң, урыныңны бушат", - диде. Ул чагында ул айнып киткәндәй булды. Шуңа да хезмәттәшләре алдында хөрмәте зур булды. Тормыш иптәше Фоат абый белән дә читкә сүз чыгармый, тату яшәделәр. Монысы инде күпләр өлешенә тими торган үзгә бәхет иде.
Әнә шулар күз алдыннан үтте Венера апаның. Йөз аклыгы белән яшәдем дияргә тулы хакы бар аның бүген. Гомер сукмагы түмгәкләренә бәрелеп тезләре канаса да сабыр ителгән, чит-ятка күз яше түгелмәгән. Инде Фоаты юкка да 4 ел гомер үткән. Коръән аятьләре генә булыша хәзер улыма дип Коръәнне мәкам белән һәр хәрефнең хакын хаклап укырга өйрәнде. "Кешеләр алдында дәрәҗәбез булсын, үзебезнең хезмәт сөючәнлегебез, чисталыгыбыз, пакьлегебез, намусыбыз, тырышлыгыбыз белән үрнәк булып торыйк. Дөньялык өчен генә түгел, ахирәтебез өчен дә гамәлләребез булсын. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына үзебез белән алып бара торган намазларыбыз, уразаларыбыз, зәкәтләребез, корбаннарыбыз да булсын",-ди ул. Мамадыш шәһәрендә яшәүче улы Радик, килене Гөлнур, Раиф абыйдан калган ике балага, килене Луиза белән тату, матур гомер кичерүенең әҗере дәрәҗәсен саклый белүендә, сабырлыгындадыр, мөгаен.
Аллаһы Тәгалә узган ел 7нче ноябрьдә үзебезгә дә хәсрәтнең иң олысын бирде. Карап торган бердәнбер улыбыз Рәмисне фаҗигале үлем арабыздан алып китте. Әллә ничә бәйрәм бергә туры килгән ноябрь ае гаиләбезгә гомерлек кайгы китерде. Бәйрәм бит улыбызны мәетлектән ала алмадык. Бер төн чыккач Венера абыстайга шалтыраттым. "Венера апа, кәфенлек әзерлә!" - дидем. Үзем дә Казаннан алданрак кайттым. Чөнки бүлмәләрне тәртипкә китерәсе, улымны каршыларга әзерләнәсе бар. Аны ишектән алып кергәндә хәлләремне белсәгез, 2 метрлы егет бит ул! Рәмисебез үзгә бала булды. Артыгын ачылып китеп сөйләшмәде, кара күзләрен тутырып бер карый иде дә, елмаеп кына куя иде. Тыйнак, тәртипле... Кечкенә чагында да борчу китермәде, һаман башваткычлар чиште, йә китап укыды. Кызыбыз Венера да энесен кулыннан ычкындырмый үстерде. Шушы көнгә кадәр яныннан җибәрмәде дисәм дә дөрес булыр. Әмма Аллаһы Тәгалә язганыннан узып булмый икән.
Венера абыстай белән икебез кәфенлек кистек. Ул өләшәсе хәерләрне карап-барлап куйган. Төнне догалар укып саклап утырдык. Әгәрдә шул вакытта янымда Венера апа булмаса нишләр идем.
Газиз балаңны югалту бик авыр икән ул! Бала хәсрәтләренә йөрәгем ничек түзгәндер, белмим. Минем Венера Сөләймановага рәхмәттән башка сүзем юк. Саклап утыручыларны ашату, кайткан кешеләрне барлау, 3. 7, 40, 51ен уздыру аның өстендә булды. Элек тә аның белән гел аралашып, тату яшәдек, башкарасы эшләрне бергә эшләдек. Хәзер дә аның янында еш булам. Бергәләп балаларыбызны сагынабыз, елап та алабыз. Венера апа бакый дөньяга күчкән газиз улым Рәмисне бер көн дә догадан калдырмый икән.
Риза-бәхил булып ятадыр, төшкә дә кергәне юк. Урыны оҗмахта булсын инде. Тәртипле, эчми-тартмый торган егет иде ул. Үләсе төндә дә җай гына барган көйгә шәһит киткән бит. Такси машинасы аның каршына очып чыккан, диләр.
Хәсрәт диңгезенә төшсәк тә, язмыш белән килешми чарабыз юк. Чөнки тәкъдир белән ризалашу иманның бер ботагыдыр, Ходай язганнан артыгы да, киме дә булмый, шуңа "алай итсәк, болай иткән булсак" дип, үзебезне битәрләмибез. Аллаһы Тәгаләдән язылганы, күрәчәгебез шулай булган, димәк. Динебез инандырганча, мәрхүмнәр исәннәрнең догасына, игелекләренә һәм язмыш сынауларына бирешмичә, сабырлык күрсәтеп, матур итеп яшәүләренә сөенеп яталар. Безгә хәзер шул турыда уйларга, шулай яшәргә кирәк...
...77 яшен ваклаган ак апа салмак адымнарда Мамадыш урамыннан атлый. Хатирәләрендә сагышлар да, кылган изгелекләреннән алынган сөенечләр дә бар аның. Кунак ашларында урыны һәрчак түрдән, мәетләрне җиренә җиткереп озата. Матур итеп Коръән укуы, үтемле вәгазьләре белән әле дә күңелләргә якты нур, аклык өләшә.
Фирая Мингалиева.
Мамадыш шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев