Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оператив хәбәрләр

Хәмер җиткән башына Узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә Алгайда 52 яшьлек бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Әлеге адәм спиртлы эчемлекләрне яраткан, элек хөкемгә тартылган булган. Ә Мамадышта яшәүче берәү үз-үзенә кул сала. Акчасыз калган Югары Ушма авылында яшәүче бер ханым үзенең саклык банкындагы кредит картасыннан акчасының юкка чыгуы турында хокук саклау...

Хәмер җиткән башына
Узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә Алгайда 52 яшьлек бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Әлеге адәм спиртлы эчемлекләрне яраткан, элек хөкемгә тартылган булган. Ә Мамадышта яшәүче берәү үз-үзенә кул сала.
Акчасыз калган
Югары Ушма авылында яшәүче бер ханым үзенең саклык банкындагы кредит картасыннан акчасының юкка чыгуы турында хокук саклау органнарына 9нчы февраль көнне мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренә караганда, билгесез затлар узган елның 18нче ноябреннән 21нче декабренәчә 15 мең сумга якын акчасын салдырганнар.
Аракы урламакчы була
Шәһәребездәге бер кибеттә элек хөкемгә тартылган ир яртышар литрлы берәр шешә "Старая марка" аракысы белән "Финляндия" маркалы спиртлы эчемлекне урлап ерак китә алмый. Әгәр аны вакытында эләктермәгән булсалар, ул сәүдә ноктасына 904 сумлык зыян китергән булыр иде. Яр Чаллыдан килгән 24 яшьлек шәһәребез "кунагы" да "Высота" аракысы чәлдергәндә тотыла. Узган шимбәдә Соколка авылында бер ишегалдыннан "Джеси" маркалы мотобур юкка чыга.
Узган атнада районыбыз территориясендә 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Аларда егермедән артык җиңел һәм йөк машиналары катнаша.
Юл бирүне кирәксенми
"ВАЗ-2115" машинасы руле артында утырган водитель "КИА-РИО"га юл бирүне үзе өчен түбәнчелек дип санагандыр, күрәсең. Ул чит ил машинасына юл бирми, нәтиҗәдә һәлакәт килеп чыга. 24 яшьлек кыз һәм 57 яшьлек ханым зыян күрәләр. Соңгысы кабинадан очып чыга. Ул авыр җәрәхәтләр алып, Яр Чаллыдагы БСМПга җибәрелә.
Водитель исерек була
Мамадыш янындагы әйләнгеч юлда "ВАЗ-2110" һәм "Калина" машиналары катнашында булган һәлакәт беренчесенең гаебе белән килеп туа. Чөнки ул руль артына исерек хәлдә утырган була. Югары тизлек белән түбән төшкәндә алда баручы машинаны әйләнеп узасы урынга, аның артына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ике машина да юл читенә мәтәләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев