Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОНЫТУ МӨМКИН ТҮГЕЛ

Барлык райондашларыбызга олы бүләк ясалды. Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан якташларыбызның исемлеге әңгеләштерелгән ике томлы "Хәтер китабы" кайтып җитте. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ "Алар илгә җиңү алып кайттылар-Они вернулись с победой" дип атала ул. Аның дөньяга чыгуына, исемлекләрне тулыландыруга республика хәрби комиссариатының район бүлеге, ЗАГС коллективлары үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аңа фин,...

Барлык райондашларыбызга олы бүләк ясалды. Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан якташларыбызның исемлеге әңгеләштерелгән ике томлы "Хәтер китабы" кайтып җитте.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

"Алар илгә җиңү алып кайттылар-Они вернулись с победой" дип атала ул. Аның дөньяга чыгуына, исемлекләрне тулыландыруга республика хәрби комиссариатының район бүлеге, ЗАГС коллективлары үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аңа фин, Бөек Ватан, япон сугышларында утлы фронт юлларын үтеп исән кайткан 6172 кешенең исеме мәңгеләштерелгән. 5нче февраль көнне район мәдәният йортында узган әлеге китапны тәкъдир итү кичәсендә зал халык белән тулы иде. Дөрес, ветераннарыбыз үзләре нибары 105 кеше генә калган инде. Аларының да күбесе авыру. Исән чакларында хөрмәтебезне күбрәк күрсәтәсе иде илебез иминлеген саклап калучы арысланнарга. "Ветераннарыбызга сугыштан соң да җиңелгә туры килмәде. Алар җимерелгән авылларны, шәһәрләрне торгыздылар. Бүген дә сафта булганнары өчен, ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтебезнең чиге юк,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Тантанада республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич, ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары истәлекләре белән уртаклаштылар. "Сугыш вакытында тылда иң авыры-фронтовик гаиләсенә һәлак булу турындагы хәбәрне тапшыру иде. Турыпочмаклы хатларны район газетасы эченә төреп койма ярыгына кыстырып китәм. Балалары йөгереп чыгып актарып табалар да, елаша башлыйлар. Артларыннан чыккан аналары аңын югалтып егыла. Аларга кушылып мин дә елыйм. Җиңү турындагы хәбәрне Түбән Ушмага телефоннан райкомда эшләүче Аделина Егорова җиткерде. Бөтен халык урамга чыкты, бөтенесе елыйлар. Кемдер-сугышта туганнарын югалту ачысыннан, икенчеләре-кадерлеләре исән кайтачагы сөенеченнән. Боларны оныту берничек тә мөмкин түгел",- ди сугыш чоры баласы Газилә Аппакова. Шушы араларда гына бөтен дөнья җәмәгатьчелеге совет гаскәрләренең Сталинградта җиңүенең 70 еллыгын билгеләп үтте. Анда катнашкан райондашларыбыздан бүгенге көндә дүртесе исән. Тантанада аларга Волгоград өлкәсе губернаторының бүләкләре тапшырылды. Кичәдә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп җырлар да, биюләр дә башкарылды. Дүртенче санлы мәктәп кадетлары залга узып аларга әлеге китапларны тапшырдылар. Хатирәләр яңарганда ветераннар күзендә ялтыраган яшь тамчыларына тыныч кына карау мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев