Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онытсаң да оныттырмыйлар хәзер

Яңа Оча белән Түбән Оча - матур авыллар. Әмма аларда да урамны ямьсезләп торучы әйберләр очраштыргалый. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе быел рейдларын Тәкәнеш җирлегенә кергән Яңа Оча һәм Түбән Оча авылларыннан башлаган иде. Яңа Очаның Октябрь урамындагы 62нче йортында яшәүче Пичугиннар өйләре каршына гараж, сарай җиткереп куйганнар. Шунда...

Яңа Оча белән Түбән Оча - матур авыллар. Әмма аларда да урамны ямьсезләп торучы әйберләр очраштыргалый.
Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе быел рейдларын Тәкәнеш җирлегенә кергән Яңа Оча һәм Түбән Оча авылларыннан башлаган иде. Яңа Очаның Октябрь урамындагы 62нче йортында яшәүче Пичугиннар өйләре каршына гараж, сарай җиткереп куйганнар. Шунда ук салам кибәне дә тора, тимер-томырлар да ята.
-Җирен рәсмиләштердек,-ди Олег.
Җирне алган икән, ул тимер-томырлар, башка әйберләр күренмәслек итеп койма тотып куярга кирәк иде.
Октябрь урамының 58нче А йортында ике бабай гомер кичерә. Сарыклар, казлар, тавыклар тоталар. Сарыкларга кирәк булыр, дип кайтарган салам рулоны кыш уртасына кадәр капка төпләрендә торган.
Түбән Очаның Лагерьная урамында кайберәүләр Совет заманнарында ук үз законнары белән яшәргә яраткан: өй каршыларына гаражлар, тактадан сарайлар җиткереп куйганнар. Вакыт узы белән ул утын сарайлары искергән. Авылга ел ярым элек үткәргән рейд вакытында берничә кешегә аларны сүтәргә кирәклеге турында беркетмәләр төзелгән иде инде. Башкалар күршеләреннән үрнәк алырга ашыкмаганнар, җирләрен дә рәсмиләштермәгәннәр. Бу юлы муниципаль район башкарма комитеты территориаль бүлегенең вәкәләтле хезмәткәре Николай Семенов, Леонид Михайлов һәм Юрий Семеновларга беркетмәләр тутырды.
-Элек авыл Советында салыгыз дигәннәр иде,-ди Николай Семенов. Гадәттәгечә, өе каршындагы элекке утын сараеның да, яңа гаражының да җирләрен межалатып рәсмиләштерергә "оныткан" ул. Рәсмиләштергән булса, салымын түләргә кирәк булыр иде. Әмма барыбер моны эшләргә кирәк булачак. Хәзер инде җир алу һәм рәсмиләштерү өчен аукцион аша узарга туры киләчәк.
Узган елгы рейдлар вакытында Чаксы, Ишки авылларында, Җәнлек совхозы бистәсендә дә өйләре каршына төрле әйберләр җиткереп куючылар очраган иде. Быел алар яңадан игътибар үзәгенә алыначак.
Комиссиянең быелгы беренче утырышында исә шәһәребез урамнары матурлыгы игътибар үзәгендә булды. Хәзер адым саен диярлек шәхси кибетләр бит. Аларның кайберләре, шәһәребезгә ямь биреп торырлык итеп бизәлгән. Ә кайберләренең исемнәре дә, реклама такталары да муниципаль район башкарма комитеты, баш архитектор белән дә килештерелмәгән икән. Шул сәбәпле, шәхси эшмәкәрләр Людмила Әхмәтгалиева, Рафикъ Шәрәфетдинов, Камил Хөсәенов, Наталия Потапова, Люция Фазлетдиновага беркетмәләр язылган булган. Комиссия аларны карап чыгып, административ чаралар күрде.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев