Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онытмыйлар

Ирем белән икебез дә район ветеринария берләшмәсеннән инвалидлык буенча пенсиягә киттек. Мин бу оешмага килгәндә 19 яшьлек кыз идем. Ләмига Җикшембеева. Мамадыш шәһәре Ул вакытта баш табиб кешелекле, үз эшенең остасы Алексей Булашов иде. Яшьлегем шушы җәмгыятьтә узды, 24 ел буе ветеринар-фельдшер булдым. Водитель-дезинфектор булып эшләгән иремне районда белмәгән кеше...

Ирем белән икебез дә район ветеринария берләшмәсеннән инвалидлык буенча пенсиягә киттек. Мин бу оешмага килгәндә 19 яшьлек кыз идем.

Ләмига Җикшембеева.

Мамадыш шәһәре

Ул вакытта баш табиб кешелекле, үз эшенең остасы Алексей Булашов иде. Яшьлегем шушы җәмгыятьтә узды, 24 ел буе ветеринар-фельдшер булдым. Водитель-дезинфектор булып эшләгән иремне районда белмәгән кеше юктыр. Шушында эшләгәндә балаларыбыз туды, ә аннан соң оныклар, оныкчыклар бездән әби белән бабай ясадылар. Вакыт үтә. Ветеринария берләшмәсендә дә яңа кешеләр хезмәт куя. Инвалидлар декадасы вакытында ирем белән икебезгә: "Бүләкләр әзерләдек, килеп ала алмассызмы?"-дип Раушан Сафина шалтыратты. Бик рәхәтләнеп килдек. Оешманың ишегалдына кергәч үк, биредәге үзгәрешләргә шаккатып карап тордык. Сыер белән бозау, кош-корт сыннарын ничек шулай матурлап ясап бетергәннәрдер. "Ветеринария кешелекне дәвалый,"-дигән лозунг та күңелгә хуш килә. Территорияне Яңа елга да ничек күркәм итеп бизәделәр. Бинаның эчке ягында да зур ремонт эшләре булган. Стеналарда сурәтләр, фотолар. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Өченче катка күтәрелдек. Анда безне хәзерге баш табиб Ильяс Гадрәхимов ачык йөз белән каршы алды. Кабинетына чакырды, хәлләребезне белеште, "Ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итегез,"-дип тә калды. Җитәкче үзенең эшчеләрен онытмагач, шулай зурлагач, сөенеч түгелмени ул! Хезмәттәшләр белән сөйләшеп утырдык, хатирәләр яңарттык. Әздән күңел була, иң мөһиме-игътибар шул. Коллегаларыбызга яңа елда саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X