Нократ

«Оҗмахта яшибез»

- И, безнең баштан кичкәннәрне сөйләп бетерерлек түгел, ул хәлләрне сезгә күрергә язмасын, - ди әни, үткән тормышын сөйләвен үтенсәң. - Шул чорлар белән хәзерге тормышны чагыштырып карыйм да, шаклар катам: хәзер оҗмахта яшибез. Әниебез Кукмара районының Бурсык-Елга авылында туган. Аңа өч яшь вакытта, 1936 елгы Сабантуй көнне, әтисен әзмәвердәй...

Реклама

- И, безнең баштан кичкәннәрне сөйләп бетерерлек түгел, ул хәлләрне сезгә күрергә язмасын, - ди әни, үткән тормышын сөйләвен үтенсәң. - Шул чорлар белән хәзерге тормышны чагыштырып карыйм да, шаклар катам: хәзер оҗмахта яшибез.

Әниебез Кукмара районының Бурсык-Елга авылында туган. Аңа өч яшь вакытта, 1936 елгы Сабантуй көнне, әтисен әзмәвердәй өч егет кыйнап үтергән. Ачы хәсрәтле көн булып бәгыренә уелып калгангадыр: "Бу бәйрәмне гомерем буе яратмадым», - ди әнием. Минем бабай, әнинең абыйсы, җизнәсе Сабантуй көнне кич Кукмара районының Кәркәвеч авылыннан кайтып бара торган булганнар. Шул көнне Ташлы авылыннан өч яшь егет: "Урамда Кәркәвечнең эте очраса да үтерәбез", - дип сүз куешып, юлга чыкканнар. Гөнаһ шомлыгына, юлларында безнең газиз ир туганнарыбыз очраган. Вәхши егетләр бабайны үтергәнче кыйнаганнар. Әнинең абыйсы көч-хәл белән бакча аркылы качып котылган. Ә әнинең җизнәсе: "Үтермәгез Ризванны, балалары ятим кала", - дип ачыргаланып кычкырган. Ишетүче генә булмаган. Бабам Ризван шуннан мантый алмаган, җан тәслим кылган. Шулай итеп, әбием биш бала белән (төпчекләренә бер ай чакта) тол калган. Теге ерткыч адәмнәргә суд та булган әле. Суд "үтерелүченең балаларын туйдырып торырга" дип карар чыгарган. Әни сөйләвенчә, әби: "Берсеннән өч сум, икенчесеннән ике сум килде", - дип искә ала торган булган.
"Менә шуннан башланды ятимлек ачылары", - ди әнием. Аның олы апасы Мәгъфүрә Лубян урман техникумын тәмамлаганнан соң, Мамадыш районының, Алан авылына билгеләнгән. Шуннан дүрт баланы алып, әби дә Алан авылына килеп сыенган.
- Ул вакытта ашамаган нәрсә калмады, әни урманнан элмә җыеп чыга да аны ваклап чаба, җәеп киптерә һәм тегермәндә тарта иде, - дип сөйли әни. - Аннары «ләпәшкә» пешерә. Хәтердә әле, яз көннәре кырларда кар кими башлауга чиләкләр белән черек бәрәңге җыярга чыга идек. Алып кайткач, шул черек бәрәңгене әрчибез. Аннан әни аны киптереп, төеп он ясый. Шуннан колмактан ясалган чүпрә белән изеп, коймак пешерә, без майлап ашыйбыз. Әле ярый май булса, сыер асравы да кыен бит. Сөтне май итү өчен күпме тырышырга кирәк! Болар хәзер дә күз алдымда тора әле. Мунчалар аз иде, авылда биш-алты кешедә генә. Шуларда юынырга атналар буе чират тора идек. Ул вакытта җир мунчалар, аларга көненә икешәр тапкыр ягалар. Бер елны безне - өч яшүсмер кызны Омар авылыннан җиде чакрым ераклыктагы болынга маллар карарга җибәрделәр. Землянкада яшәдек. Кыш көне печәнне ташымас өчен болында тордык. Шунда маллар эчсеннәр дип, күлне чабып, бәке ясадык. Бер заманны карасак, боз өстенә бик күп балык чыккан. Шуларны җыеп, пешереп ашап исән калдык... Ләкин Минниямал исемле бер кызыбыз шунда үлде. Башым авырта дип өч кенә көн ятты. Аның туганнары: "Минниямалны соңгы тапкыр күрүче кеше син идең", - дип, хәзер дә искә алалар. Күрдек инде, нишлисең, язмыш белән үзара килешү төзеп булмый шул...
Аннан әнием Мамадыш районының Уразбахты авылы егетенә кияүгә чыккан. Әтием белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Матур гына яшәп ятканда, 1975 елның 25 апрелендә төнге уникедә, күрше әбинең саксызлыгы аркасында, иске өебез һәм без әле бер көн дә торып карамаган яңа өебез янган. Әти-әниемә тиз арада йорт сатып алырга туры килгән. Инда тормышлар көйләнде дигәндә, 1997 елның 10 июнендә әтиебез дөньядан китеп барды...
Әни озак еллар фермада эшләде. Рәсеме Мактау тактасыннан төшмәде, күп кенә хөкүмәт бүләкләре иясе ул. Бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, тырышлыгына күрә әнием хәзер бик матур гомер кичерә. Гомер буе кешеләргә игелек кылды һәм кыла ул, шуңа гел рәхмәт ишетеп яши. Шул рәхмәтләр аны озак яшәтәдер дә инде. Балаларына күчеп шәһәргә киткән әбиләр дә анда өч кенә көн торалар. "Авылыбызда ярый әлеСания бар", - дип әйләнеп кайталар. Беркеме дә булмаган Камилә апаны, Газизә әбине карап, соңгы юлга озатты ул. Энебез Инсаф, сеңлебез Суфия гаиләләре белән туган авылыбызда яшиләр. Тормышларын бергә-бергә алып баралар. Алар - авылыбызның горурлыгы. Әниемә, туганнарыма хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек телим.
Фирая МИНГАЛИЕВА.
Мамадыш районы, Уразбахты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: