Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Оҗмахны күрдек“

Фатирларына шәхси җылыту системасын көйләткәннәр сөенеп бетә алмый хәзер. Моннан дүрт ел элек Совет урамындагы 37нче йортта яшәүче бер танышымның машинасында Чаллыга барырга туры килгән иде. Фатирына җылылык өчен түләүнең зур булуыннан зарланып барды ул. Ипотека программасы буенча Мамадышта салынучы йортларның фатирларына шәхси җылыту казаннары урнаштыра башлаганнар иде инде. Үземнең...

Фатирларына шәхси җылыту системасын көйләткәннәр сөенеп бетә алмый хәзер.
Моннан дүрт ел элек Совет урамындагы 37нче йортта яшәүче бер танышымның машинасында Чаллыга барырга туры килгән иде. Фатирына җылылык өчен түләүнең зур булуыннан зарланып барды ул. Ипотека программасы буенча Мамадышта салынучы йортларның фатирларына шәхси җылыту казаннары урнаштыра башлаганнар иде инде. Үземнең ай саен бер мең сум да түләмәвемне әйткәч, көнләшеп, тел шартлатып куйды. "Ничек тә миңа да шундый казан көйләргә кирәк,"-дигән иде танышым. Ул вакытта ук Мамадышта фатирларына ике контурлы казаннар урнаштыручылар бар иде инде. Халыкка мәшәкатьләрне киметеп һәм эшләрне җиңеләйтеп, элек җиткерелгән күпкатлы йортлардагы фатирларны шәхси җылыту системасына күчерү буенча республика күләмендә махсус программа гамәлгә кертелде. 2012нче елны шәһәребездәге һәм "Мамадыш" совхозы бистәсендәге йөзгә якын фатирга урнаштырылды алар. 2013нче елны биш йөз илледән артык фатир әлеге программада катнашты. Документлары әзерләнеп бетмәү, эшләрнең төгәлләнеп җитмәве аркасында берничә йортны тоташтыру бераз сузылса да, шуның нәтиҗәсендә хуҗаларына вакытлы гына уңайсызлыклар кичереп торырга туры килсә дә, ноябрь-декабрь айларында ук алар ике контурлы казаннарның файдалы якларын күреп өлгерделәр. Бүлмәләрдәге җылылыкны үзең үк арттыра яки киметә аласың, теләгән вакытта краннардан җылы су килеп тора, газ яккан өчен генә түлисең. Быел тагын әлеге программага шәһәрдән һәм "Мамадыш" совхозы бистәсеннән 850дән артык фатир кертелде.
Узган атна җомгасында муниципалитет бинасында әлеге йортлар ТМШ җитәкчеләренең ул казаннарны урнаштырачак, җылылык системасын эшләячәк оешмаларның, газчыларның вәкилләре белән очрашуы оештырылды. Кайбер фатирлар һаман документларын тапшырып бетермәгәннәр икән әле. Бер атна эчендә документларны әзерләп бетерергә чакырды район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Арада казаннарны, торбаларны, җылылык радиаторларын үзләре алырга һәм урнаштырырга теләүчеләр дә бар икән. "Эшләр хөкүмәтнең махсус программасы буенча башкарыла. Үзбелдеклелеккә юл куярга ярамый. Кабат ул казаннарга запас частьлар да кирәк була башлаячак,"-диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Махсус беркетелгән оешмалар эшләмәгәндә, ул фатирларның зәңгәр ягулыкка тоташтырылмаячакларын искәрттеләр газчылар. Бездә фатирларга шәхси җылыту системалары урнаштыру белән Казанның "Татстроймонтаж" һәм үзебезнең "Мамадышстрой" оешмалары шөгыльләнә. Алар эшләргә шушы араларда ук керешәчәкләр. Биш йортның проектлары тулысынча әзерләнеп беткән инде. Элекке еллардагы кебек быел да ике контурлы казаннар, җылылык системасы өчен берьюлы яки кичектереп түләргә мөмкин. Республикада 35 мең фатир шәхси җылылык системасына күчерелеп, 10 меңе түләп бетергән инде. Бер бүлмәле фатирга аларны урнаштыру, проектлау белән газга тоташтыруны да кертеп - 80 655, ике бүлмәлегә-85 576, өч бүлмәлегә-90 983 сумга төшә. Түләүне 84 айга бүләргә дә мөмкин.
Очрашуда торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре "төтен юлларын чистарту өчен кем җаваплы", "казаннарга хезмәт күрсәтү өчен түләргә туры киләчәкме"-кебек сораулар да бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Гүзәлия Газизова:
-Икебез дә инвалид булгач, коммуналь түләүләргә ташламалардан файдаланабыз-субсидияләр алабыз. Утка, газга, суга, җылылыкка 5 мең сум түли идек. Хәзергә әле көннәр җылы тора, газ күп тотылмый. Казан өчен дә түләүләрдән соң барыбер мең сумга якын экономия чыга. Бу программа бигрәк тә яшьләр өчен отышлы. Алар файдасын күбрәк күрәчәкләр. Элек кер юу, ваннада юыну өчен суны плитәдә чиләкләр белән җылыта идек, хәзер алай азапланасы түгел.
Александр Трескин:
-Җылылыкка ай саен 2000-2500 сум түләп бара идек. Хәзергә мең сум да чыкканы юк әле. Файдасын казан өчен түләп бетергәч күрә башларбыз. Бу бит фатирга алдынгы технологияләр керү дигән сүз дә. "Теплосеть"нең торбаларында җылылык юлда да күпмедер дәрәҗәдә югала. Ә монда җылылык югалу бөтенләй юк.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев