Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы җанлы хәзрәтебез

Ходай бирде безнең Усалига акыллы хәзрәтне. Бөтен эшләрен дә тәртипләп алып бара. Нуриәхмәт Бикмурзин.Усали авылы Хәзрәтебез тан бик уңдык. Вакытында азанын әйтә, бәйрәмнәрне матур итеп оештыра белә, тирән мәгънәле вәгазьләре белән халыкны изге гамәлләр кылып тәртипле яшәргә өнди, мәчетебез тирәсе дә һәрвакыт тәртиптә тотыла. Балаларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне җыеп төрле...

Ходай бирде безнең Усалига акыллы хәзрәтне. Бөтен эшләрен дә тәртипләп алып бара. Нуриәхмәт Бикмурзин.Усали авылы Хәзрәтебез тан бик уңдык. Вакытында азанын әйтә, бәйрәмнәрне матур итеп оештыра белә, тирән мәгънәле вәгазьләре белән халыкны изге гамәлләр кылып тәртипле яшәргә өнди, мәчетебез тирәсе дә һәрвакыт тәртиптә тотыла. Балаларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне җыеп төрле тәрбияви чаралар да үткәрә. Усали мәктәбендә узган "Кадер кичәсе", мәдәният йортындагы бәетләргә багышланган кичә бөтен халыкның күңеленә хуш килде. Мәчеткә җыелган хәер акчаларын кушып, иганәчеләрне дә үзе табып, Усалиның зиратын тимер баганалар һәм сетка белән әйләндереп алуны оештырды. 2010нчы елгы корылыктан соң андагы байтак кына каеннар корган иде. Былтыр көз аларны кисеп, читкә чыгарып куйдылар. Утынга мохтаҗлыклары булган өлкәннәргә өләшәбез, ди хәзрәтебез. Изге күңелле, олы җанлы ул. Башкаларны үз артыннан ияртә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев