Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Очрашулар файдалы уза

Район җитәкчесенең авыл җирлекләрендәге проблемаларны өйрәнү буенча визитлары яңадан башланды. Бу атнаның сишәмбесендә ул Усалида булды. Берсут Сукачыда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов иң беренче Вәсил Халиковның ат фермасында булды. Эшмәкәр утарын авыл читенә урнаштырган. Бүгенге көндә анда утыз дүрт аты бар. Йөз гектар җир дә алган. Аларда күпьеллыклар үстерә....

Район җитәкчесенең авыл җирлекләрендәге проблемаларны өйрәнү буенча визитлары яңадан башланды. Бу атнаның сишәмбесендә ул Усалида булды. Берсут Сукачыда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов иң беренче Вәсил Халиковның ат фермасында булды. Эшмәкәр утарын авыл читенә урнаштырган. Бүгенге көндә анда утыз дүрт аты бар. Йөз гектар җир дә алган. Аларда күпьеллыклар үстерә. Ат казылыгы, кымыз ясау белән шөгыльләнмәкче. Берсут Сукачы 87 хуҗалыкны берләштерә. Шушы зур булмаган авыл да тулы канлы тормыш белән яши. Миннехановларның гаилә пекарнясы икмәк белән бөтен тирә-юнь авылларны тәэмин итеп тора. Албайда һәм Владимирда кибетләре дә бар. Чаллыда яшәүче авылдашлары Равия Нургалим кызы медпункт җиткерә башлаган. Анатолий Иванов аны җиһазлар белән комплектлауда ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Ә районның баш табибы Дамир Хаҗиев медицина кирәк-яраклары белән булышачак. "Семиозерка" һәм Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгы басулары, фермалары белән танышып чыккач, аларның кышлату чорына әзерлегеннән канәгать калуын белдерде район җитәкчесе. "Семиозерка" көзге чәчү өчен ТатНИИСХдан бодайның йөз центнер суперэлиталы "Безенчукская" сортын алып кайткан. Страховой фондта язгы бодайның яңа төр "Тризо" сорты калган булган. Дружба поселогына да сугылды Анатолий Иванов, андагы почта, ФАП, башлангыч мәктәп бинасы белән танышып чыкты. Киләсе елда әлеге поселокка һәм Владимирга юл салу планга кертелә. Ә Усали табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт башланган инде. Тәрәзәләрен, ишекләрен кечерәйткәннәр. Җылылык системасын ясауга да керешәчәкләр. Бу максатларда республикадан ике миллион сум акча бүленгән. Аның күп нәрсәгә җитмәячәге көн кебек ачык. Түбәсен ябарга калайны район бирәчәк. Башка ярдәмнәр дә күрсәтеләчәк. Моңарчы хастаханәгә су кертелмәгән булган. Аны да үткәреп, канализация ясаячаклар. Усали мәктәбе спорт залының һәм мастерскоеның түбәсен ябарга да калай белән ярдәм күрсәтеләчәк. Быел биредә ике сыйныф бүлмәсенә үз көчләре белән ремонт ясаганнар. Бүлмәләрдәге линолеумнарның сакланышына исең китәрлек. Ун ел элек үк җәелгәннәре дә яңа кебек күренәләр әле. Мәктәпкә сугару программасы буенча су сиптерү җайланмасы кайтарылган иде. Быел бәрәңгене биш гектар үстергән булганнар. Районыбыз җитәкчесе киләсе елда аның мәйданын унике гектарга җиткерергә тәкъдим итте. Район мәгариф бүлегенә үстерелгән яшелчәләрне сату белән шөгыльләнүче махсус белгеч кирәк булуын искәртте. Мәктәп куян үрчетү буенча грант откан. Югары Кыерлы мәдәният йортына газ кертүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Әлеге авылның башлангыч мәктәбе җылылык трассасы да ремонт таләп итә. Аның электр щитын да алыштырырга кирәк. Кич Усали мәдәният йортында авыл активы белән узган очрашуда районыбыз җитәкчесе сыйныфлар арасында ярыш оештырып, аның Нигезләмәсен эшләп, җиңүчеләрне Мамадышка, Чаллыга, Казанга экскурсияләргә алып баруны оештырырга кирәк, диде. Баскетбол белән шөгыльләнүчеләрне-"УНИКС", хоккейчыларны-"Ак барс", волейболчыларны "Зенит" командалары уеннарын карарга алып бару отышлы булачак. Бу укучылар командаларын җиңүләргә рухландырмый калмаячак. Районыбыз җитәкчесе фермерлык белән шөгыльләнүчеләргә ярдәмнәр күрсәтү мәсьәләсен дә күтәрде.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев