Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Очкыннан ялкын кабына

"Мамадыш муниципаль районы территориясендә көзге-кышкы айларда торак пунктларында һәм икътисад даирәсе объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү планын раслау турында" 1813нче санлы карар кабул ителде. Карар нигезендә авыл җирлекләре башлыклары, предприятие-учреждение директорлары үз объектларында дәүләт янгын күзәтчелегенең барлык таләпләрен үтәргә тиеш. Биналарны янгын сүндерү җайланмалары, автомат сигнализация системалары белән җиһазлау зарур....

"Мамадыш муниципаль районы территориясендә көзге-кышкы айларда торак пунктларында һәм икътисад даирәсе объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү планын раслау турында" 1813нче санлы карар кабул ителде.

Карар нигезендә авыл җирлекләре башлыклары, предприятие-учреждение директорлары үз объектларында дәүләт янгын күзәтчелегенең барлык таләпләрен үтәргә тиеш. Биналарны янгын сүндерү җайланмалары, автомат сигнализация системалары белән җиһазлау зарур. Янгын гидрантларын эшче халәттә тоту, подъездларга якын килү юлларын чистарту, торак пунктларында, предприятиеләр территорияләрендә чүпкә ут төртеп яндыруны тыю, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бөтен тирәнтенлеге белән төшендерү кебек чараларга карарда зур әһәмият бирелә. Күзәтү бүлеге хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итә: ут белән һәрвакыт сак эш итегез. Электр, газ плитәләрен, җиһазларын караучысыз калдырмагыз. Саксыз ташланган кечкенә генә шырпы яисә тәмәкедән дә коточкыч янгын чыгарга мөмкин. Соңгы атнада шәхси йортларда ике янгын теркәлде. 10нчы октябрьдә Мамадышта ике фатирлы йортта янгын чыкты. Сәбәбе-электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш. 12нче октябрьдә Сикәнәс авылында каралты-курасы белән йорт янып бетте. Исерек хуҗасы өендә саксызлык күрсәтеп тәмәке тарткан.

АЛЕКСАНДР КЛИНОВ,

район күзәтчелек бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев