Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәзарәткә дини мәгариф өлкәсе вәкилләре җыелды

ТР МДНнең дини һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләре уку-укыту - методик берләшмәсенең эш төркеме киңәшмәсендә районыбыздан мәдрәсә директоры Габдрахман Хәбибуллин дә катнашты. Дини мәгариф өлкәсе вәкилләре мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты турында сөйләштеләр. ТР МДН фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе...

ТР МДНнең дини һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләре уку-укыту - методик берләшмәсенең эш төркеме киңәшмәсендә районыбыздан мәдрәсә директоры Габдрахман Хәбибуллин дә катнашты. Дини мәгариф өлкәсе вәкилләре мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты турында сөйләштеләр. ТР МДН фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров һәм Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина мәдрәсәләр өчен гомуми уку-укыту стандартлары проекты һәм укыту планнары белән таныштырдылар. Эш төркеме әгъзалары "Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле" юнәлеше буенча (башлангыч һәм урта әзерлек) урта һөнәри дини белем стандартларын һәм якынча уку планының соңгы вариантын кабул иттеләр. Шулай ук мәдрәсәләрдә укытылачак программалар турында фикер алыштылар, мәдрәсәләрнең мөмкинлекләрен бәяләделәр.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев