Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нурлы мөслимәләр

Ислам динендә белем алу мәсьәләсенә зур игътибар бирелә, чөнки намазга басам дисәң дә, гарәпчә Коръән укырга ниятләсәң дә - гыйлем кирәк. Гомумән, бу дөньяда бәхетле булу һәм мәңгелек ахирәткә әзерләнү өчен ислам дине кешелеккә хикмәт белән сугарылган олы Гыйлем тәкъдим итә. Шушы Гыйлемне өйрәнүчеләр, һичшиксез, бәхет-сәгадәт юлындадыр. Шөкер, дини белем...

Ислам динендә белем алу мәсьәләсенә зур игътибар бирелә, чөнки намазга басам дисәң дә, гарәпчә Коръән укырга ниятләсәң дә - гыйлем кирәк. Гомумән, бу дөньяда бәхетле булу һәм мәңгелек ахирәткә әзерләнү өчен ислам дине кешелеккә хикмәт белән сугарылган олы Гыйлем тәкъдим итә. Шушы Гыйлемне өйрәнүчеләр, һичшиксез, бәхет-сәгадәт юлындадыр.
Шөкер, дини белем алуга битараф булмаучы шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз елдан-ел арта бара. Моның өчен Мамадыш мәдрәсәсендә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин бәйгене башлаганда: "Гыйлем алуны аңлар өчен исә күңел нечкә дә, олы да, ә иң мөһиме - пакь булырга тиештер. Күңелләрне бит су коендырып пакьләп булмый, күңелләрне, җәмәгать, рухи азык биреп, Аллаһыга якынаеп кына сафландырып була. Аның өчен мәчет-мәдрәсәләргә илтүче белем-гыйбадәт юлларына басып, мәңгелек бәхеткә таба атлап китәргә генә кирәк. Шул гына да бит..." - дип башлап җибәрде.
9нчы март көнне мәдрәсәдә "Мөслимәләр бәйгесе" беренче тапкыр узыдырылса да төерсез узды. Анда дүрт команда катнашты. "Кояш" (1 курс) , "Иман нуры" (3 курс), "Мөслимәләр" (2 курс), "Ислам нуры" (4 курс).
Җиде турдан торган сынау күз йомып ачканчы үтте дә китте.
Иң башта бәйге "Сәламләү һәм таныштыру" номинациясе белән башланып китте.
Пәйгәмбәребез (с.г.в.): "Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча иман китермәссез", -диде. Сезгә бер нәрсәне өйрәтимме, әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз. Арагызда сәлам таратыгыз"- дигән. Сәлам - ул иминлек, тынычлык һәм сәламәтлек. Шушы кечкенә генә сүз белән бер-беребезнең күңелләрен күтәрәбез, үзара дуслыгыбызны ныгытабыз, дөнья тормышының мәшәкатьле көннәрен аз гына булса да җиңеләйтәбез, яктыртабыз. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Раббыларына тәкъвалык кылган мөэминнәрне төркем-төркем җәннәткә озатырлар, алар анда ирешкәнче җәннәт капкалары ачылыр һәм сакчылары әйтерләр: "Сәлам сезгә, сез изгелек кылдыгыз, җәннәткә мәңгелеккә керегез".
Икенче номинация сәхнәләштерелгән өзек номинациясе иде.
"Кечкенә сабый, аягына басып, беренче адымын ясый. Бакчага йөри, бер дистә елын мәктәп партасы артында үткәрә, институтка керә, эшкә урнаша, гаилә корып, балалар үстерә... Күпме мәшәкатьләр кичерә, күпме үрләрне яулый Барысы да шушы максатка ирешү өчен. Ләкин ни сәбәпле кеше, бөтен гомерен, бар көчен биреп тә, күп очракта максатына ирешә алмый ала соң? Әллә ул "бәхет" төшенчәсен аңлап бетермиме, әллә аны дөрес җирдән эзләмиме?.. Җирдә яшәгән һәркемнең тормыш маягы бар. Ул маякны кеше үзе сайлый һәм маяксыз кеше булмый. Тормыш юлларын Аллаһы Тәгалә биргән маяк белән алып баручыларга бәхет-сәгадәтне Раббыбыз үзе вәгъдә итә: "Мин күрсәткән туры юлга ияргән кеше, һич адашмас һәм бәхетсез булмас. Кем Мин биргән юлдан йөз чөерсә, аны тар тереклек, авыр тормыш көтә..." дип дәвам итә кичәне Габдрахман хәзрәт.
Бу номинациядә дүрт команда да уңышлы чыгыш ясады. "Иман нуры" тәкъдим иткән өзек күңелемә хуш килде. Ул сабырлык турында иде. "Ислам нуры"ның җавабы да тормыштан алынган иде.
Өченче номинация яулык бәйләү иде.
Мөслимә һәр көр иртә белән, өеннән чыкканчы, көзге янына килеп, үзенең кыяфәтенә күз сала. Ләкин киеме соңгы көн модасына туры киләме икән, дип түгел, бәлки, Аллаһы Тәгалә биргән зәвыклыгын чит күзләрдән яшерү нияте белән. Көннең эсселегенә карамый, ул озын күлмәген кия, башына яулыгын яба, чәчләрен җентекләп яшерә һәм урамга чыга... Сезнең белән без яшәгән, көн саен атлап йөргән урамга... Балкып торган мөслимә яулыгы : "Юк, раббым, җәмгыять үлми, татар халкы яши,алга, сафлыкка бара! - дип ялвара кебек.
Дүтенчесе ярма тану, бишенчесе җиләк-җимештән үзенчәлекле композиция ясау, бала төрү номинациясе (җитезлек һәм сыйфат) соралды, викторина сорауларына җавап бирү һәр командага ун сорау бирелде.
Инде жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгарырга вакыт биргән арада, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова сүз алды:
-Коръән - аннан да зур әйбер юк! - дип башлады ул сүзен. - Изге китабыбыз тәрбия, дөрес яшәү рәвеше алып барырга өйрәтсә, намаз безгә таза-сау булырга ярдәм итә.. Биредә катнашучылардан бернинди начарлык көтеп булмый. Монда һәркем җиңүче! Сез өйрәнәсез һәм җимешләрегез дә булыр!
«Мөслимә туташ»та катнашучыларның һәммәсе дә бар яктан килгән, уңган, булган, һәр команда үзенә күрә үзенчәлекле иде. Тамашачы моны кабат күреп инанды. Ә җиңүчеләргә килгәндә, һәр катнашучы бүләкләнде. Чөнки берсеннән-берсен уздырып белемдә ярышучы мөслимәләрне бәяләү үтә катлаулы. Түбән Сон авылыннан Рәйсә Муллаәхмәтова командасы ("Кояш") бик җитез, киемнәренең үзенчәлеклеге һәм өлгерлеге белән күңелдә калды һәм 344 балл белән 1нче урынга чыкты. Калган командалар да берничә баллга гына калып җиңүче булдылар. "Ислам нуры" командасы үзләренең олы яшьтә булуларына кармастан яшьләрдн бер дә калмаштылар.
Бу чара мөселманнарны берләштерү, аларның мөмкинлекләрен киңәйтү, мөселман мөслимәләрнең үз ихтыяҗларыннан чыгып эшләнгән идеяләре белән танышу, максатларыннан оештырылды. …Һәркем шат, һәркем күңелендә нур бөркелә. Ә мөслимәләр битараф түгел. Тартыла, сабак ала. Моны хикмәтле дәгъват дияргә дә була. Биредә балалар, тамашачы мөслимәләр бик күп иде. Аларга да викторина сораулары бирелеп, бәйрәм җанлы дәвам итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең хәдисендә: "Аллаһы Сүбөхәнә үә Тәгалә каршында иң сөекле гамәл, аз булса да дәвамлы булу", - диелә. Әйе, шушындый бәйрәмнәр озын гомерле, дәвамлы булсын иде.
Мәҗлес табын артында дәвам итте. Бәйрәм белән котларга сүзне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Петровна Смирнова алды. "Әйе, безнең төп бурыч - телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап һәм киләчәк буыннарга җиткерү"- дип ассызыклап үтте. Олуг бәйрәм белән котлап узды.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев