Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәүрүз мөбарәкбад!

Узган шимбәдә шәһәребезнең үзәк мәйданы тагын күңелле гөрләде: биредә быелның соңгы ярминкәсе һәм Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Алсу Спиридонова Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән "Яз елмая, кояш көлә, Җиргә Нәүрүз килә!" дип исемләнгән тамашаны халык кызыксынып карады. "Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-береңә ягымлы сүзләр әйтергә кирәк. Ике...

Узган шимбәдә шәһәребезнең үзәк мәйданы тагын күңелле гөрләде: биредә быелның соңгы ярминкәсе һәм Нәүрүз бәйрәме оештырылды.

Алсу Спиридонова
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән "Яз елмая, кояш көлә, Җиргә Нәүрүз килә!" дип исемләнгән тамашаны халык кызыксынып карады. "Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-береңә ягымлы сүзләр әйтергә кирәк. Ике кулыгызны биреп күрешегез, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры килер. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр!" Мәйдан уртасындагы Яз агачы күңелләргә хуш килде: аның тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, күпләр фотога төштеләр. Балалар бакчалары коллективлары инде тәрәз төпләрендә тал песиләрен шыттырырга, агач ботакларын яфрак ярдырттырып, аңа кәгазь чәчәкләр тагып, нәүрүзгә бүләк хәстәрләргә дә өлгергәннәр. Йомырка тәгәрәтү, нанай көрәштерү, әтәч сугышы, "Кемдә кала түбәтәй?" кебек уеннарның да шаһиты булдык, күз бәйләп чүлмәк тә ваттылар. Көмешкүл авыл җирлеге вәкилләре кар өстендә учак ягып, зур казанда карга боткасы пешерде. Башлык Илгизәр Сәләхетдинов сүзләренә караганда боткага 6 килограмм җиде төрле ярма, 1 килограмм май, 1 килограмм шикәр комы, өч литр яңа сауган сөт күңел җылысы кушылган. Тәмле-е-е иде ботка. Аны авыз итәргә теләүчеләр чиратка тезелде. Рифат Хәсәнов халыкны авызына караткан: "Карга боткасы бәйрәмендә җайдак егетләр һәр капка төбенә туктап: "Казылык! Ярма! Сөт! Күкәй! Ит тә бир әле түтәй!"- дип кычкыра торган булганнар. Аннары халык карга булып каркылдап, тавык булып кыткылдап, киенеп-ясанып, табигатьнең иң күркәм җиренә, калку чишмә буена юнәлгән. Төрле уеннар корылган. Ботка пешкәч, иң башта аны барчасы бергә учлап җиргә сипкәннәр, чишмә суына корбан иткәннәр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен). Ашагыз, тәмләп ашагыз, бөтен шартын туры китереп пешердек, карга боты гына юк бу боткада!!!" Кече Кирмәннән Фарил Дөлмиев сүзгә кушыла: "Узган гасырның 90нчы еллар башыннан бирле без дә бәйрәмне гадәткә керттек. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда уеннар оештырабыз, казан асып ботка, учакта бәрәңге пешерәбез, җомга намазыннан кайтучы картлар да кереп изге теләкләрен әйтә. Бер казаннан ашаган кеше дус була. Аралашып яшәүгә, бердәмлеккә, татулыкка өнди торган бәйрәм. Безнең авыл халкына бик ошый". Таҗикстаннан кайтып инде шактый еллар Мамадышта яшәүче Суфия апа Дәүләтшина кызы Лидия белән әлеге бәйрәмнең Урта Азиядә безнең Сабантуй дәрәҗәсендә бик олылап иртәдән-кичкә кадәр үткәрелүе, үзенчәлекләре турында шактый озын нотык тоттылар. "Заманасы шул: бәйрәмнең кайсын да кабул итәбез, күңелле, рәхәт, халык шат. Быел ярминкәләрнең берсеннән дә калмадым. Авыл хуҗалыгы продукциясенә ел буе кинәндерәләр, моны оештыручыларга мең рәхмәт",- диде шәһәрдәшебез Рәмзия Гаянова.
"Нәүрүз чибәре" конкурсында 15 кыз гүзәллеккә, уңганлыкка, сәнгать осталыгына сыналды. Берсен алып берсен куя торган түгел. Тик Нәүрүз чибәре бер генә була. Әлеге исемне һәм төп бүләкне, дипломны шәһәребездәге икенче санлы лицейның 10нчы сыйныф укучысы Илүзә Ибраһимова яулады. Аңа һәм катнашучыларның барысына да бүләкне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тапшырды.
Нәүрүзчеләр һәркемгә исәнлек-саулык, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем, киң дәүләтләр теләделәр. Аксакал Кыш, хакимлекне бирәсе килмичә, һаман тартыша, тик аның вакыты чыкты. Язбикә тиздән җир йөзен яшеллеккә, шау чәчәккә күмәчәк. Мөселманча Яңа ел белән-Нәүрүз мөбарәкбад!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев