Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәрләре абруйлы, үзләре ягымлы

Россиядә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулу уңаеннан Мамадышта "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсының финалы узды. Аларда җиде авыл җирлекләре сәркатибләре катнашты. Һөнәри осталыкларын камилләштерүне ачыклауны күз уңында тотып үткәрелгән конкурс дәүләт хезмәте күрсәтүне гамәлдәге кануннар нигезендә сыйфатлы үткәрү, гаиләнең җәмгыятьтәге авторитетын үстерүгә юнәлдерелгән гражданлык актларын тантаналы теркәүне югары дәрәҗәдә...

Россиядә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулу уңаеннан Мамадышта "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсының финалы узды. Аларда җиде авыл җирлекләре сәркатибләре катнашты. Һөнәри осталыкларын камилләштерүне ачыклауны күз уңында тотып үткәрелгән конкурс дәүләт хезмәте күрсәтүне гамәлдәге кануннар нигезендә сыйфатлы үткәрү, гаиләнең җәмгыятьтәге авторитетын үстерүгә юнәлдерелгән гражданлык актларын тантаналы теркәүне югары дәрәҗәдә оештыруны максат итеп куя. Әлеге чараны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова ачып җибәрде. Бәйгенең беренче турында конкурста катнашучылар авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибенең образын, аның тормышка карашын һәм эш ысулларын ачарга тиешләр иде. Кайберәүләр тәкъдир итүгә үзләренең туганнарын да җәлеп иткәннәр. Ә 20 сораудан торган блиц-тур шәхси һәм һөнәри үсешне ачып салуга юнәлдерелгән иде. Бәйрәмне алып баручылар кайбер сорауларны тулысынча биреп өлгермәделәр, аларга инде шунда ук җаваплар алынды. Конкурста катнашучылар район үзәк хастаханәсе патологоанатомының фамилиясен, ЗАГС идарәсе тәкъдим иткән акт язмаларын һәм герблы таныклыкларны бастыра торган принтерның исемен атарга, ЗАГСның кайчан ачылганын, 15нче октябрьдә нинди бәйрәм билгеләп үтелгәнен белергә тиешләр иде. Ә үзләренең иҗади сәләтләрен гүзәл затларыбыз өченче турда күрсәттеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча иң күп баллны Түбән Ушма авыл җирлеге сәркатибе Лилия Җиһаншина җыйды. "Юридик чарланган өчен" номинациясендә Сон авыл җирлегеннән Тәнзилә Насыйбуллина, "Алдынгы тәҗрибә өчен"-Керәшен Пакшиныннан Светлана Мальцева бүләкләнделәр. Катмыш авыл җирлегеннән Алсу Мирсәтова-хезмәт вазыйфаларын яхшы башкаруы өчен, Тауиленнән Наталья Валынова-һөнәренә тугрылыгы өчен, Елизавета Васильева-һөнәренең абруен арттырганы өчен, Усали вәкиле Зөләйха Нуруллина иҗади башлангыч өчен бүләкләргә ия булдылар.

ГӨЛНАЗ КАДЫЙРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X