Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәрең булса, эше табылыр

Агымдагы елның 18нче апреленә китерелгән мәгълүматлар район буенча 288 эшсез исәпләнүен күрсәтә. Узган елның шул чорында бу сан 495кә тигез булган. Исәптә торучыларның санын киметүгә ничек ирешүләре турында сорап, без мәшгульлек үзәге директоры Сергей Плакатновка мөрәҗәгать иттек. -Соңгы вакытларда төрле һөнәрләргә өйрәтү курсларын тагын да ешрак оештыра башладык. Хәзерге вакытта,...

Агымдагы елның 18нче апреленә китерелгән мәгълүматлар район буенча 288 эшсез исәпләнүен күрсәтә. Узган елның шул чорында бу сан 495кә тигез булган. Исәптә торучыларның санын киметүгә ничек ирешүләре турында сорап, без мәшгульлек үзәге директоры Сергей Плакатновка мөрәҗәгать иттек.

-Соңгы вакытларда төрле һөнәрләргә өйрәтү курсларын тагын да ешрак оештыра башладык. Хәзерге вакытта, мәсәлән, компьютер,"В" категориясенә водительләр әзерләү курслары бара. Май аеннан "С" һәм "Е" категорияләренә укыта башларбыз дип торабыз. Хәрби хезмәткә һөнәри әзерлек белән җибәрү максатында егетләрне "С" категорияле водительләр әзерләү курсларына Чистай техник мәктәбенә җибәрәбез. Бүгенге көндә анда бер егетебез белем ала. Монысына без аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үскән, балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә исәптә торган егетләрне, барысы дүрт кешене җибәрергә планлаштырабыз. Тиздән ЭВМ операторларына, декрет ялындагы хатын-кызларны сатучылыкка укытулар күздә тотыла. Чәчәкче-декоратор һөнәре курсларын агымдагы елның яңалыгы дияр идем. Анысында бездә исәптә торган ун кеше укый. -Һөнәри "яшел-ләндерүчеләр"не эш белән тәэмин итүче булырмы соң? -Теләсә кайсы курсларны без хезмәт базары таләпләрен өйрәнеп оештырабыз. Әлеге курслар мәсьәләсендә дә алдан ук килешенеп куйдык, алар эшкә "Мамадыш ТКХ" һәм шәһәр башкарма комитетына урнашачак. Шәһәребез көннән-көн яшеллеккә күмелгәндә, матурлана барганда, андыйлар эшсез утырмаячак, әлбәттә. -"Үзмәшгульлек" программасыннан файдаланучылар әле дә бармы? -Узган ел аның нигезендә 128 кеше 58800 сум акча алган иде. Быел план буенча без 24 кешене генә уздыра алабыз, ә программага 53 кеше язылды. Крестьян-фермер хуҗалыгы һәм җитештерү өлкәсендә эш башларга теләүчеләргә өстенлек биреләчәк. -Быел җәйге каникулларда укучыларны эш белән тәэмин итү ничек оештырылачак? -Быел район мәктәпләрендә белем алучы 350 укучыны эш белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Узган ел нибары 72 бала гына эшкә урнаштырылды. Алар, нигездә, шәһәр мәктәпләре территорияләрен республика педагогларының август киңәшмәсенә әзерләүдә катнашачак. Балаларга 850 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу акчалар аларның Саклык банкындагы счетларына күчереләчәк. Эшкә аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә авыр бирелүчеләр җәлеп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев