Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нократ елгасы шулпа исе белән үзенә җәлеп итте

Балыкчылар бәйгесе ярдәмендә булдырылган 3 кг Нократ елгасы балыгы белән" Мамадыш балык заводы" продукциясе ухага китте. Күркәм гадәт буенча, ел да шәһәр көнендә, Нократ елгасы буенда, балыкчы почмагы оештырыла. Биредә бәйрәм кунакларына бушлай хуш исле уха шулпасы тәкъдим ителде. Район коррекцияләү торак мәктәбе, шәһәребезнең 1 нче санлы мәктәпләре тырышлыгы белән...

Балыкчылар бәйгесе ярдәмендә булдырылган 3 кг Нократ елгасы балыгы белән" Мамадыш балык заводы" продукциясе ухага китте. Күркәм гадәт буенча, ел да шәһәр көнендә, Нократ елгасы буенда, балыкчы почмагы оештырыла. Биредә бәйрәм кунакларына бушлай хуш исле уха шулпасы тәкъдим ителде. Район коррекцияләү торак мәктәбе, шәһәребезнең 1 нче санлы мәктәпләре тырышлыгы белән йөзләгән кешенең аппетитын канәгатъләндерерлек уха әзерләнде. " Без инде икенче ел уха өчен җаваплы затлар. Былтыр пешергән уха әз булды. Быел исә аның күләмен икеләтә арттырдык. Ләкин алай да җитеп бемәде. 80 литрлы 6 казан белән бәйрәм ухасы пешердек",- диде коррекцияләү торак мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Дания Фәхретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев