Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Никахлары күктә язылган

Миләүшә белән Галимҗан Ибраһимовларның никахы күктә язылган дисәм дә, ялгыш булмас. Саф мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү, юл кую, татулык, сабырлык... -менә бу сыйфатларның барысы да бар аларда. Бу гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен, аларның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бер-берсенә булган җылы мөгаләмәсе карашларыннан...

Миләүшә белән Галимҗан Ибраһимовларның никахы күктә язылган дисәм дә, ялгыш булмас.
Саф мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү, юл кую, татулык, сабырлык... -менә бу сыйфатларның барысы да бар аларда. Бу гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен, аларның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бер-берсенә булган җылы мөгаләмәсе карашларыннан ук күзгә ташлана. Миләүшә ханым тормышның ачысын-төчесен татып, ишле гаиләдә үсеп, бик яшьли тормыш арбасын җигелеп өстерәгәнгә физик һәм рухи яктан бик көчле, тырыш, сабыр була. Ул башта кибетчелеккә укыган, кибеттә эшләгән. Соңрак салым инспекциясендә өлкән инспектор булып хезмәт куйган. Әгәр бу сыйфатларга ия булмаса, биеме Сания апа белән, ике кыз туган кебек, тату һәм матур итеп яши алырлар идеме икән? Ә тормышның сынаулары күп. Яшибез икән - сыналабыз, дигән сүз. Кемгә байлык, дан-дәрәҗә биреп, кемнедер бәла-казалар аша сыный бугай язмыш. Сынауларны Галимҗаны белән бергә күтәрәләр. Сынмый-сыгылмый җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан кеше ул Миләүшә ханым. Сокланырлык та, үрнәк тә алырлык. Әйбәт кеше булып чыкты аның Галимҗаны. Сания апа белән Мәүлетҗан абыйның өч уллары, ике кызлары була. Галимҗан абый - иң өлкәне. Гаиләдәге малайлар барысы да яхшы укыганнар, югары белем алганнар. Галимҗан абый тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган, күп кенә җитәкче урыннарда эшләгән. Башта Галимҗан абыйның әтисе Мәүлетҗан абый бакыйлыкка күчә. Сания апа да нык авырый башлагач, Галимҗан абый белән Миләүшә апа аны һәм авыру ике сеңелләрен үз яннарына алалар. Сания апа өч-дүрт ай урын өстендә ятты. Миләүшә апа аны кадерләп тәрбияләп, ул дөнья куйгач, бар йоласын үтәп, соңгы юлга озатты. Биеме әле аңында чакта: "Миләүшә, бар өметем синдә, бу балаларны сиңа калдырам, ташлама тәрбиялә инде аларны..." - дип ялварган. Башта кече кыз Гүзәлия үлеп китте. Гарип булса да, ул аягында йөри иде әле. Бөтенләй урын өстендә яткан Вәзиләне Сания апа үлгәч, Миләүшә апа 6 ел карады. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Галимҗан абый, нәрсәдер төзәтә-ясый. Теле ачылып бетмәгән оныгы юкка гына "дәү әтием" дип атамыйдыр инде. Шуңа да, һәрьяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә аларда. Әлеге кояшлы йорттан кунак өзелми. Табынны тырыш хуҗабикә үстергән мул уңыштан әзерләнгән тәм-томнар бизи. Бу бакчада нинди генә җимешләр үсми?! Алма, чия, груша, слива, виноград дисеңме? Мич ашы да кешесенә карап кына уңа бит ул. Ул пешергән бәлешләр ашап туйгысыз. "Минут саен шөкер итсәм дә, аз булырдыр кебек тоела",-ди Миләүшә апа. Аллага шөкер, тормышлары хәзерге вакытта бар яктан да түгәрәк. Шуны әйтәсем килә: hәрвакыт әниләрне сөендереп, хөрмәт итеп яшәгез, аларның догаларын алырга тырышыгыз. Әниләрнең догалары кабул була ул. Әтиләрне дә хөрмәтләгез. Шул вакытта сезнең тормышыгыз да hәрвакыт уңай булыр. Улы һәм килененә хәер-фатихасын калдырып киткән Сания апаның, аның мәрхәмәт-ярдәмен тойган үз әнисе, туганнары, күрше-күләннең теләкләре тормышка ашты: балалары искиткеч инсафлы, тыйнак, итагатьле, әти-әниләре кебек эш сөючән булып үстеләр. Мәктәптә яхшы укыдылар, югары уку йортларында укыганда да сынатмадылар. Олы уллары Сирень район башлыгының туризмны үстерү һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча ярдәмчесе булып эшли, Венер исә теш табибы, кызлары Чулпан медицина университетында белем ала. Киленнәре Гөлназ, Гүзәл дә үзләренә ошап килгән. "Бу дөньяның иң зур байлыгы" - тәрбияле хатын, - диләр. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гаилә коручы кешегә бәрәкәтен Аллаһы Тәгалә үзе бирә. 5 оныкларын да ислам дине нигезендә тәрбиялиләр. Ике улы җомга намазын җәмәгать белән укый. Сөбханалла. Сокланам бу гаиләгә.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев