Нократ

НИКАХ КӨЧЕ

Гадәти эш иртәсе иде. Якынча тугызынчы яртыларда хирург кабинетына 80 яшьләр тирәсендәге бер карт килеп керде. Ул баш бармагындагы җөйне салдырырга килгән иде. Кыяфәтенә караганда, карт бик ашыга, сәгать тугызда бик җитди эше барлыгын да әйтте. Ләкин мин аңа утырып торырга куштым, чөнки хирург-табиб бары тик бер сәгатьтән соң гына...

Гадәти эш иртәсе иде. Якынча тугызынчы яртыларда хирург кабинетына 80 яшьләр тирәсендәге бер карт килеп керде.
Ул баш бармагындагы җөйне салдырырга килгән иде. Кыяфәтенә караганда, карт бик ашыга, сәгать тугызда бик җитди эше барлыгын да әйтте. Ләкин мин аңа утырып торырга куштым, чөнки хирург-табиб бары тик бер сәгатьтән соң гына бушаячак иде. Карт, сагыш тулы күзләрен тутырып, әле миңа, әле сәгатенә карап утыра башлады. Аның болай утыруы минем йөрәгемә тиде, картны кызганып, җөйне үзем генә салдырырга булдым. Картның бармагын тикшергәннән соң, җәрәхәтнең ябылган булуын белдем. Күрше кабинеттагы табиб белән киңәшеп, кирәкле инструментларны, медикаментларны алдым. Җөйләрне салдырганда карт белән сөйләшеп киттек.
-Сез табибка приемга язылгансыздыр инде, юкса, болай ашыкмас идегез, - дип сорадым.
-Юк, юк. Миңа хастаханәгә барып, авыру хатынымны ашатырга кирәк, - дип җавап бирде карт.
-Аңа нәрсә булды соң? -дип кызыксындым.
- Кызганычка каршы, хатынымда Альцгеймер авыруын таптылар, - диде карт моңсу гына.
Сөйләшкән арада мин җөйләрне салдырып, картның бармагына дару сөртеп, бәйләргә дә җитештем. Аннан соң сәгатемә карап:
-Сез бераз гына тоткарлансагыз, хатыныгыз борчылачакмы? - дип сорадым. Гаҗәпләнүемә каршы әңгәмәдәшем болай диде:
- Кызганычка каршы, соңгы биш елда хатыным мине танымый. Алай гына да түгел, ул минем үзе өчен кем булуымны да белми, - дип өстәде.
Мин шаккаттым.
- Шулай булуга карамастан, сез һәр иртә аның янына хастаханәгә барасызмы? Ул бит сезнең кем икәнегезне дә белми?! - дип сорадым.
Ул елмайды һәм, җилкәмә аталарча кагылып, болай диде:
-Минем кем булуымны ул белми, әмма аның минем өчен кем булуын мин беләм ич.
Күз яшьләремне чак тыеп тордым. Карт чыгып китү белән бөтен тәнем дерелдәргә тотынды. «Әйе, бу нәкъ мин көткән, гомер буе эзләгән мәхәббәт бит», - дип уйладым мин. Шик юк, авыру булуына да карамастан, ул хатын бик бәхетле, чөнки аның янәшәсендә аны яратучы шәфкатьле ире бар. Әлеге очрашудан мин шуны аңладым: чын мәхәббәт ул - физик тартылу да, дәрт тә, я булмаса романтика да түгел. Чын мәхәббәт ул - бөтенесен: үткәнне дә, бүгенгене дә, киләчәкне дә ничек бар, шулай кабул итә белү.
Р.Сәрварова

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: