Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әни диеп язып куйдым

Аның һәр сүзе, һәр эше, һәр адымы-безнең өчен тәрбия чыганагы. ГҮЗӘЛ ИБРАҺИМОВА. Мамадыш шәһәре Әни диеп язып куйдым, Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый, Әни сүзен таптарга. Шушы гади, әмма тирән мәгънәгә ия булган шигырь-әниебезнең яраткан дүртьюллыгы. Балаларына да, оныкларына да кече яшьтән үк өйрәтә ул аны. Әниебез-район үзәк...

Аның һәр сүзе, һәр эше, һәр адымы-безнең өчен тәрбия чыганагы.

ГҮЗӘЛ ИБРАҺИМОВА.

Мамадыш шәһәре

Әни диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый,

Әни сүзен таптарга.

Шушы гади, әмма тирән мәгънәгә ия булган шигырь-әниебезнең яраткан дүртьюллыгы. Балаларына да, оныкларына да кече яшьтән үк өйрәтә ул аны.

Әниебез-район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Гөлфия Хәсәновага быел, Аллага шөкер, 50 яшь тула. Бу дата һәр кеше өчен бер мәлгә тукталып, үткән тормышны янәдән күзләп алырга этәрүче зур вакыйгадыр, мөгаен. Хәер, безнең әнинең тукталып уйланырга вакыты булыр микән. Яшьләрне бер якка куеп, көч-куәтен туплап, әле дә, кичә генә төшкән килендәй чаба да чаба ул. Иртән-мал-туар тулы ишегалды, аннан моң-зар, хасталар белән тулган яраткан эше, кичке якта-сагынып көтеп алган тормыш иптәше, балалары, оныклары, кайнанасы, еш кына уйламаганда килеп кергән кунаклар белән шау-гөр килеп торган йорт. Бүгенге көн шәһәр хатын-кызы өчен гадәти булмаган график, әмма әниебез үзен дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп хис итә. "Авырта гына күрмәгез!"- ди ул безгә. Ана буларак та, шәфкать туташы буларак та чын күңелдән кайгыртып әйтә бу сүзләрне. Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе теләге белән ул медицина көллиятенә укырга керә. Шәфкать туташы белгечлеген алалар. Бүгенге көндә дә үз эшен яратып, хөрмәтләп башкара. Казанга квалификациясен күтәрергә баргач, аларга өлкән яшьтәге бер абруйлы профессор лекция укый. Чыгышы дәвамында, туктап-туктап, залга медицина буенча сораулар яудыра. Шунда, әни үзе дә сизмәстән торып басып, һәр сорауга чатнатып җавап бирә. Профессор, шаккатып: "Мамадыш хорошо подготовился. Молодцы!",-дип, аны мактый. Әниебез генә бу махсус әзерлек түгеллеген, ә тормыш тәҗрибәсе икәнен яхшы аңлый. Яшьли ятим калып, сеңел-энекәшләрен карау; авыру каенатасына һәм каенанасына кадер хөрмәт күрсәтү; әтиебезгә һәрдаим рухи терәк, "шәхси табибы" булу-барысы да "Тормыш тәҗрибәсе" дигән күңел дәфтәренең бары бер өлеше. Әниебез: "Аллаһы Тәгалә кешегә үзе күтәрә алмаслык сынау бирми",- ди. Шуңа да аның нурлы йөзендә, сөйкемле көлүендә, тәмле телендә һичкайчан канәгатьсезлек, зар-борчу күрмисең дә, ишетмисең дә. Аның ныклы рухлы, ташып торган энергияле, җитез һәм иренмәс җан булуы бездә соклану һәм хөрмәт уята. Аның һәр сүзе, һәр эше, һәр адымы - безнең өчен тәрбия чыганагы. Эштән соң, яисә ялларда гаиләң белән җыелышып, ата-ана йортына таба, әнинең пешергән тәм-томнары белән чәй эчү хыялыннан тиз-тиз атлаудан да зур бәхет бар микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев