Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наныйлар нәселе

Низаметдин ага кешегә якын итеп, наный дип эндәшә иде. Безнең Кече Сон халкы да аны яратып Наный абый дип йөрде. Тора-бара бу кушамат бөтен нәсел-ыруына кушылды. Беренче бөтендөнья сугышына киткәндә Низаметдиннең юлына күршеләрендә бер-ике өй аша гына торучы унике яшьлек Зәйтүнә очрый. "Үсә тор, әйләнеп кайткач, үземә булырсың,"-ди егет кызга....

Низаметдин ага кешегә якын итеп, наный дип эндәшә иде. Безнең Кече Сон халкы да аны яратып Наный абый дип йөрде. Тора-бара бу кушамат бөтен нәсел-ыруына кушылды. Беренче бөтендөнья сугышына киткәндә Низаметдиннең юлына күршеләрендә бер-ике өй аша гына торучы унике яшьлек Зәйтүнә очрый. "Үсә тор, әйләнеп кайткач, үземә булырсың,"-ди егет кызга. Ходайның "Амин!" дигән турына туры килгәндер, Низаметдин исән-имин әйләнеп кайта һәм егерменче еллар башында алар өйләнешәләр. 1923нче елда беренче балалары Гыйльметдин дөньяга килә. Авыр, ач-ялангач еллар булса да, тугыз бала тәрбияләп үстерделәр, барысын да кеше иттеләр. Низаметдин абый да, Зәйтүнә апа да гомерләре буе колхозда эшләде. Йорт хуҗасын кыш Вандовка ягындагы ерак болынга маллар белән җибәргәннәр. Шунда землянкада яшәп, үгезләр симертеп, кыш чыккан. Ә Зәйтүнә апа көнгә егерме бишәр сотый урак урган. Низаметдин абый 1972нче елны-сиксән ике яшендә вафат булды. Ул елларда сиксән яшькә кадәр яшәүчеләр бик сирәк иде. Ачлыкны, сугыш елларын узып организмнары таушалган буын бит. Гомумән, күп яктан сокланырлык нәсел бу. Олы уллары Гыйльметдин абый яшьрәк вакытларында бәхәсләшеп рюмка пыяласы чәйни торган булган. Шәмсия исемле кызлары безнең бакча башында гына яши, пенсиягә чыкканына биш былтыр инде, чәчләре һаман кап-кара әле, кан басымының нәрсә икәнен белми. Гыйльметдин абый сугыш алдыннан тракторчы булып эшли башлый. Фронтка Мельничный Починокта басуда эшләп йөргән җиреннән алып җибәргәннәр. Ленинград блокадасына эләгә. Яу кырыннан кайткач, Вахитов исемендәге колхозда механик булып эшләде. "Спартак"ка кушылгач, төзүче инженер булды, АВМ, рамлы пычкылар...корды. Төзелешләрнең проекты белән иң беренче ул танышып чыга торган иде. Хатыны Рауза апа башлангыч сыйныфларда укытучы булды. Ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Бер уллары Рафаэль "Мелиорация" ПМКсында баш инженер булып эшләде. Кызлары Рузалия заводта хезмәт куйды, ике Хезмәт даны ордены, медальләр белән бүләкләнде. Туксанынчы яше белән баручы Гыйльметдин абый бүген Югары Сондагы кызларында тора. Олы кызлары Күсәрия апа сиксән җиде яшьтә. Ире Гыйниятулла белән җиде бала үстерделәр. Икенче уллары Кыяметдин абый Вахитов исемендәге колхозда бухгалтер, "Спартак"та-икътисадчы булып эшләде. 45 ел стаж белән пенсиягә чыкты. Аның гаиләсендә дә җиде бала үсте. Улы Наил "Уңыш", "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыкларында рәис булды, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкарды. Кызлары Дәмдәмия колхозда да, Усали урманчылыгында да төрле эшләрдә катнашты. Әгъзәметдин-бу нәселдән беренче булып югары белем алган кеше. Әлки, Балык Бистәсе районнарында җаваплы вазыйфалар башкарды. Районыбызга кайткач, Усали һәм Мамадыш "Сельхозхимия"ләрен, "Пятилетка" совхозын, район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләде. Бүген-Мамадышның иң көчле шахматчыларының берсе. Хәйретдин-механизатор да, тимерче дә булды. Унбер ел авыл сабан туе батыры булып калды. Тугыз тапкыр Кыр батыры булып танылды. Бүген дә куллары алтын. Хуҗалыгында үзе ясаган күп төрле җайланмалары бар. Җитмеш яшен тутырса да, кан басымының борчыганы юк. Шәмсия колхозда эшләде, Фәүзия Апаста элемтә тармагында. Вафил Себер якларында төрле олы төзелешләрдә катнашты. Зәйтүнә һәм Низаметдин Мөхәммәтҗановларның бүген йөз ун оныклары һәм оныкчыклары бар. Унлап оныкчык бу көннәрдә югары уку йортларында белем ала. Олы нәсел, хөрмәтле нәсел-Наныйныкылар. Авылыбыз тарихында тирән, матур эзләре кала аларның.

Фазылҗан Мөхәммәтҗанов, Кече Сон авылы

Фото гаилә архивыннан. 1972нче елда төшерелгән. Беренче рәттә сулдан беренче-Зәйтүнә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев