Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мунча әле планда гына, ә казлар мини-фермасы инде бар

"Өмет" реабилитация үзәгенең үзендә мини-ферма булдырылды. Хуҗалыктагы кош-кортлар үзәктә яшәүчеләр көче белән тәрбияләнә. Хәзерге вакытта биредә 30 лап баш каз бар. Якын арада аларны симертеп, сатарга ниятлиләр. Алган керемне реабилитация үзәге кирәк-яракларына сарыф итәргә планлаштыралар. "Өмет" реабилитация үзәге җитәкчесе Рәмзил Кашапов сүзләренә караганда, коллектив моның белән генә чикләнергә җыенмый. Киләчәктә...

"Өмет" реабилитация үзәгенең үзендә мини-ферма булдырылды. Хуҗалыктагы кош-кортлар үзәктә яшәүчеләр көче белән тәрбияләнә. Хәзерге вакытта биредә 30 лап баш каз бар. Якын арада аларны симертеп, сатарга ниятлиләр. Алган керемне реабилитация үзәге кирәк-яракларына сарыф итәргә планлаштыралар.

"Өмет" реабилитация үзәге җитәкчесе Рәмзил Кашапов сүзләренә караганда, коллектив моның белән генә чикләнергә җыенмый. Киләчәктә хуҗалыкны мөгезле эре терлек, кәҗәләр белән дә тулыландырасы иде, ди җитәкче. Адәм баласын хыял яшәтә. Коллективның планнары якын арада тормышка ашар, инде киләсе елга каз бәбкәләрен генә түгел, ә тагын да эре терлекне үз куллары белән тәрбияләп үстерергә мөмкинлекләре булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X