Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мултан эше” һаман тетрәндерә

Балаларны туган ягыбыз тарихын белергә, яратырга өйрәтик. Бөек язучы-гуманист Владимир Короленко шикелле гадел, тырыш, кешелекле булсыннар. Роза Мингалиева, 87нче санлы һөнәри көллиятнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Агымдагы елның 26нчы апрелендә көллиятебездә "Студентларның һөнәри компетентлылыгын үстерүдә проект эшчәнлегенең роле" дигән темага фәнни конференция узачак. Туган ягының тарихы белән кызыксынучы, әдәбиятны...

Балаларны туган ягыбыз тарихын белергә, яратырга өйрәтик. Бөек язучы-гуманист Владимир Короленко шикелле гадел, тырыш, кешелекле булсыннар. Роза Мингалиева, 87нче санлы һөнәри көллиятнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Агымдагы елның 26нчы апрелендә көллиятебездә "Студентларның һөнәри компетентлылыгын үстерүдә проект эшчәнлегенең роле" дигән темага фәнни конференция узачак. Туган ягының тарихы белән кызыксынучы, әдәбиятны яратучы бер төркем студентлар анда чыгыш ясарга "Бөек язучы - гуманист В. Г. Короленко Мамадышта" дигән проект-эш әзерләделәр. Алар язучының биографиясен бөтен нечкәлекләре белән өйрәнү, аның Мамадышка нинди максат белән килгәнен белү йөзеннән районыбызның туган якны өйрәнү музеенда, район үзәк китапханәсендә, Короленко кунган йортта булдылар. Быел 15нче июльдә бөек рус язучысы, публицист, үз иленең чын гражданины Владимир Короленконың тууына 160 ел тула. Бу язучы турында Мамадыш халкы белергә, аны онытмаска тиеш. 1896нчы елның маенда бөек язучыны безнең якларга нинди җилләр китергән соң? 1892 елда Малмыж өязе Иске Мултан авылында мәет табыла. Аның үлемендә шул авылның 9 удмурт крестьянын гаеплиләр. Имештер, дини йола буенча корбан чалганнар. Башта аларга суд Малмыж шәһәрендә, аннары Алабугада була. Икесендә дә гаеплиәр. "Мултан эше"- ул елларда бик күпләрне тетрәндергән зур вакыйга. Аның турында, хәтта чит илләрдә дә ишетәләр. Билгеле инде һәрвакыт дөреслекне яклаучы, гадел кеше Владимир Короленко суд нәтиҗәләре белән һәрдаим кызыксынып тора. Һәм дөреслекне табар өчен Алабугага үзе юл ала. Хөкем карарының дөрес түгеллеген, судны өченче мәртәбә үткәрергә кирәклеген исбатлый. Өченче судны Мамадышта үткәрергә дигән карар кабул ителә. Процесс бер атна бара. Короленко һәркөнне гаепләнүче удмуртларны яклап чыгыш ясый. Аның алмас-талмас көрәшче, гадел, талантлы язучы булуы - барысы да җиңүгә этәргеч. Аның Мамадыштан хатынына, дусларына язган хатларында да кешеләрнең язмышлары турында нык борчылучы, ярдәмчеллеге күренеп тора. Мамадыштан кайтканда аңа юлда кызының үлгәнен хәбәр итәләр. Ул шундый зур кайгысы булганда да удмуртларның җиңгәненә сөенергә көч таба: "Әгәр дә шушы кайгым өстенә мултанчыларны да гаепләгән булсалар, минем белән нәрсә булыр иде, белмим. Әле тиккә бармаганымны белгәч, үземнең дә кайгым бераз гына йомшарып калды". Бу вакыйга турында танылган удмурт язучысы Михаил Петров "Иске Мултан" дигән роман язган. Студентлар шундый зур романда Мамадышыбыз турында язылган юлларны укыгач: "Үзебезнең шәһәр турында укыгач, күңелләргә рәхәт булып китте",- диештеләр. Мамадышлылар "Мултан эше"нең җиңүе белән генә түгел, ә бәлки дөреслекнең бездә табылуы белән дә чиксез горурланалар. Суд процессы барган йортта да булдык. Ул хәзерге социаль яклау идарәсе урнашкан Совет урамындагы 10нчы йорт. Кайчандыр дворян П.А. Тырышкин салган йорт хәзер дә гади халыкны яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев