Нократ

Могҗизалар иленә сәяхәт

"Ак калфак" мөслимәләр оешмасына берләшеп, бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп, барлап, кулдан килгәнчә яхшы гамәлләр кылырга тырышып йөрү безне бик якынайтты, туганнардай итте, күңелебездә яшәү дәрте дә көчәйде. Бергәләшеп Истамбулга экскурсиягә чыгып киткәнне дә сизми калдык. Без - без микән?! "Кызлар, безме соң бу, кайларда йөрибез?!" - дип сирәк кабатламадык без Төркиядә...

Реклама

"Ак калфак" мөслимәләр оешмасына берләшеп, бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп, барлап, кулдан килгәнчә яхшы гамәлләр кылырга тырышып йөрү безне бик якынайтты, туганнардай итте, күңелебездә яшәү дәрте дә көчәйде. Бергәләшеп Истамбулга экскурсиягә чыгып киткәнне дә сизми калдык.

Без - без микән?!
"Кызлар, безме соң бу, кайларда йөрибез?!" - дип сирәк кабатламадык без Төркиядә йөргәндә. Арабызда чит илгә бару түгел, очкычка бер тапкыр да утырып карамаган, Татарстаннан башка җиргә чыкмаган, балалары чакырып та, куркып юлга тәвәккәлләмәгән, ә бу юлы: "Безнең бик ышанычлы җитәкчебез бар", - дип, Аллаһка тапшырып, ерак сәфәргә чыгып киткән 57 - 75 яшь арасындагы 13 апа - әби ("апа" дияргә инде картая төшкәнбез, әлегә "әби" диясе дә килми) идек без. 24нче апрельдә ястү намазын мәчеттә укып, кузгалдык. Якыннарыбыз белән бер рәттән "аккалфакташлар"ыбыз, күргән-белешкәннәр, дин кардәшләребезнең безгә изге теләк теләп озатып калулары күңелләрне нечкәртте.
Җиде мәчеттә намаз
Истамбулга килеп җитү белән җомга намазына "Сөләймания" мәчетенә юнәлдек. Бу мәчетне 1550-1557нче елларда Госман империясе патшасы Сөләйман Солтан салдырган. Биеклеге 53 метр. Матурлыгы таң калдыра! Ул заманның бөек архитекторы Синан, гөмбәз астына тәвә кошы йомыркалары (алар пәрәвездән саклый икән), стена эчләренә кувшиннар тыгып калдырып (акустика яхшы булсын өчен) төзегән. Җир тетрәүләр вакытында янындагы бик күп йортлар җимерелсә дә, гасырлар дәвамында мәчеткә бернинди зыян килмәгән. Биредә хатын-кызлар өчен махсус бүлмәләр дә хәстәрләнгән, Коръән китаплары күп, тәсбихлар, озын, матур халатлар, яулыклар эленеп тора. Идәндәге йомшак келәмнәргә аяклар чума, утырып, ятып ал итә аласың. Стена - гөмбәзләре шамаилләр, догалар белән бизәлгән, бәллүр люстраларның иге-чиге юк. Ишекләре һәрвакыт, һәркемгә ачык. Намазларны бергәләп укыдык, вәгазьләрне төрек телендә булса да бик яхшы аңладык : барлык җирдә дә игелек, изгелек кылуга өндиләр бит.
Истанбулның җиде мәчетендә намаз укыдык. Аларның һәркайсы истәлекле архитектурасы, нәкышланган эчке бизәлеше белән аерылып торсалар да, һәрберсе һәркем өчен уңайлы, рәхәтләнеп гыйбадәт кылып, җан тынычлыгы алу өчен җайланганнар. Алты манаралы Солтанәхмәт - "Зәңгәр мәчет" уникаль, ул 10 мең кешене сыйдыра. Хаҗ сәфәренә кузгалучылар башта бирегә җыелалар икән. Шул ук исемдәге мәйдандагы София мәчет музее белән дә хозурландык. Шаһзадә, Баязит, Мехмед II, Хуҗа - Патша, Баязит мәчетләрендә гыйбадәт кылып, ил - көннәребезгә, гаиләләребезгә, районыбызга иминлек, тынычлык, бәрәкәт сорадык.
Кадерле ядкарьләр
Әюп Солтан мәчете күңелләребезне аеруча нечкәртте, биредә күп риваятьләр ишеттек, Пәйгамбәребез с.г.в.нең алтын савыт эчендә сакланган аяк эзләрен күреп, күз яшьләребезне тыя алмадык. Төп Капка - Византияне җиңгәч, Босфор култыгы янәшәсендәге беренче булып салынган Сарайда сакланган ядкарьләр дә таң калдырды. Пәйгамбәребез с.г.в.нең сакал бөртекләре, теше салынган савытны, Ислам дине өчен көрәштә кулланган кылычын, Фатыйма анабыз һәм аның улы Хөсәен кигән кофталарны, дүрт тугры хәлифәнең Әбү-Бәкер, Госман, Гомәр, Галинең кылычларын, Мәккә Ислам тарихына кагылышы булган башка күп ядкарьләрне күрдек. Аларны биредә бик тә кадерләп саклыйлар.
Кыйммәтле йола
Әлеге сарайда ир балаларны сөннәткә утырту йоласы аеруча истә калды. Аны үткәрү өчен каралган аерым бина матур итеп бизәлгән. Биредә балалар сөннәтне аңлап, үзләре теләп ясаталар икән. Шундый малайны (алар гадәттә 10-12 яшьтә була) без үз күзләребез белән күрдек. Бик тә матур итеп киендерелгән - өстендәге ак материал, хәтта аягындагы башмагы да алтынлап бизәлгән. Аңа кыйммәтле бүләкләр бирделәр.
Фонтан кайда матуррак
Физик халәтебезгә дә шифалар таптык. Мәрмәр диңгезе аша паром белән чыгып, Ялово шифалы минераль сулыгында коенып, эчеп дәваландык. Хозурланып, исебез китеп: "Күр әле: нинди матур фонтан", - дибез дә: "Мамадышта безнеке тагын да матур!"-, дибез. Шәһәргә, чәчәкләргә, илгә сокланабыз да: "Үзебезнең ил берсенә дә җитми!",- дибез, шөкер итәбез. Төркиядә балалар бик матур. Сабыйлар гына түгел, төрекләр үзләре матур халык: төз гәүдә, кара чәч, аксыл төстәге ачык елмаеп торучы йөз. Шоферлары да ак күлмәктән. Анда йөргән вакытта бер генә дорфа сүз дә ишетмәдек. Аннан, ышанасызмы, юкмы: безне бик ошаттылар, безнең белән фотога төшәләр, кафеларда утырганда тәрәзә аша кул болгыйлар, фотога төшерәләр. Мәмләкәтне сорыйлар. "Татарлар, Казан, Россия. Без дә бик матур, рәхәт яшибез", - дибез. Аптырап карап та куялар. Төрле сүзләр ишетәләрдер, мөгаен. Начар яшәмәгәнлегебезне йөзебезгә карап та шәйләп була бит инде. Тере реклама каршыларында басып тора ләбаса. Истанбул үзенең матур халкы, чиста асфальты (шампунь белән юганны үз күзебез белән күрдек!), шау чәчәктән торган каштан, ләлә, яран гөлләре, кипарис, чинар агачлары... һәм аңлатып булмый торган моңлы, куәтләнә-куәтләнә барып, дөньяны тутыручы азан тавышлары белән истә калды. Андый илаһи яңгыраудан соң икенче азанга кадәр кем начарлык эшләргә булдыра алсын? Нинди дөрес, яхшылыкка өндәүче һәм кирәкле динебез, йолаларыбыз бар безнең! Рәсимә абыстай һәм башкаларыбыз юл буе безне вәгазьләп бардылар, ничек игелек, изгелек эшләргә, хисләрне буйсындырырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Уңышлы сәфәр
Юл йөрү гел уңай булды, бер җирдә дә тоткарлык, күңелсезлекләр, аңлашылмаучанлыклар чыкмады, чөнки җитәкчебез Рузалия ханым Ибраһимова алдан ук барысын да әзерләп, планлаштырып куйган. Бөтен картлык кимчелекләребезгә (үзегез беләсез, алар аз түгел) сүз әйтмичә, риза булып, һәрберебезнең күңелен тигез күреп йөргән җитәкчебезгә, каршы алып, күрсәтеп йөреп, безнең өчен ашлар үткәреп, изге гамәлләр кылып, моңсуланып озатып калган, егерме ел Истамбулда гомер кичерүче Наилә ханымга, автобус белән ярдәм иткән район җитәкчеләребезгә Аллаһының рәхмәте яусын! Могҗизалар илендә рәхәтләнеп ял итеп, кунак булып кайттык бит без.
Рәсимә Гайнетдинова, хаҗия:
-Мәккәдә булган чаклар искә төшеп, күзләрем яшьләнде. Намазга чакырып әйләнә тирәдәге ничәмә - ничә мәчеттән азан тавышы ишетелә. Хәйран калырлык гүзәл җирләр, хәләл ризык, госел-тәһарәт өчен шифалы су, һавасы чәчәк, пальма, каштан исләреннән тора. Адашкан бәндәләреңне дә туры һидаят юлына бастыр, кичер, тәүфыйк, бәрәкәтле тормыш, хәләл кәсеп бир дип дога кылдык. Истамбул мөселманнарыннан өйрәнер нәрсәләр бик күп. Мондый сәяхәтләр бик кирәк безгә...
Әлфия Сингатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: