Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минем полициям мине саклый

"Эчке эшләр министрлыгы структурасында булган үзгәрешләр, көтелгән нәтиҗәләрен бирә башлады. Ил масштабында бәяләргә җыенмыйм, ә менә безнең район эчке эшләр бүлегендәге уңай үзгәрешләр күз алдында. Хикмәт яңартылган бинада, ведомствоның матди-техник базасы яхшыруында гына түгел, ә состав эшенең кардиналь үзгәрешләрендә. Мамадыш полицейскийлары яулаган уңышлар турында коры санлы фактлар гына газета укучыга...

"Эчке эшләр министрлыгы структурасында булган үзгәрешләр, көтелгән нәтиҗәләрен бирә башлады. Ил масштабында бәяләргә җыенмыйм, ә менә безнең район эчке эшләр бүлегендәге уңай үзгәрешләр күз алдында. Хикмәт яңартылган бинада, ведомствоның матди-техник базасы яхшыруында гына түгел, ә состав эшенең кардиналь үзгәрешләрендә. Мамадыш полицейскийлары яулаган уңышлар турында коры санлы фактлар гына газета укучыга кызыклы булмас. Территориябездә җинаятьләр саны азаю, аларны ачу динамикасы арту инде күпләргә мәгълүм. Соңгы вакытта полицейскийларның менталитеты, уйлау сәләте, һөнәргә карашы тамырдан үзгәрә. Моны мин генә түгел, бөтен ил халкы тоядыр". РФ Эчке эшләр органнары көненә багышланган материалымны Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигының шушы позитив цитатасыннан башлыйсым килә. Аның белән корылган әңгәмәбез генә дә газетаның тулы бер санын тутырыр иде. Ә Азат Мозафаров җиңел юл эзләүчеләрдән түгел, минем алга да 7нче ноябрьне хезмәт постында үткәрүчеләр белән күзгә-күз сөйләшү бурычын куйды. Җәмәгать тәртибен саклау буенча аның урынбасары Айрат Бабаниязов белән "тикшерүләремне" башлап җибәрдем.

"02" тыңлый "Театр элгечтән башлана",- диләр. Полиция -дежур частьтан. Анда безне опер-дежурный, бүлек начальнигы ярдәмчесе Рәүф Хөҗҗәтуллин каршы алды. "Зыян күрүче, ярдәм сораучы белән иң беренче аралашучы мин. Беркем дә "02"гә тик торганнан шалтыратмый. Кайберәүләргә киңәш бирү дә җитә. Ике ай Чечняда, дүрт ай Дагыстанда хезмәт итеп кайтканнан бирле, ил-көннәрдәге тынычлыкның кадерен яхшы аңлыйм. Кешеләргә ярдәмем тигәнгә сөенеп яшим, эшемне зур җаваплылык тоеп башкарам,"-диде ул. Өстәлләрендәге бихисап экраннарга күз салам. Берсендә Нократ Яр буе, икенчесендә Совет урамы, хакимият яны... Шәһәрдәшләребезнең һәр адымы күзәтелә икән бит биредә. Ул-бу була калса, архив җәһәт торгызыла. Телефон аша һәр шалтыратучының хәбәре яздырып алына, саклана. Эш кабинетлары да видеокамералар белән җиһазландырылган. Гражданнарны кабул итү бүлмәсенә үтәбез. Гөлләр, картиналар, диван, кәнәфиләр белән бизәлгән бүлмә. Стеналарында гариза язу үрнәкләре, хезмәткәрләрнең хокуклары кебек кирәкле мәгълүмат эленгән. Биредә хезмәткәрләрдән "сорау ала" башлыйм.

Богау салып көтеп тора

Илнар Насыйров-Соколка, Сикәнәс, Отарка зоналарында полициянең участковый уполномоченные. Пятилеткада туып-үскән егет төбәктәге һәркемне йөзгә танып белә. Бу якларның криминал зона булуы беребезгә дә сер түгел. Җәйге айларда бигрәк тә. "Гаҗәп, әмма факт: агымдагы елда Илнар тарафыннан 17 җинаять ачылды. Аларны "кайнар эзләр" буенча үзе тота да, опергруппа килеп җиткәнче, кулларына "богау" салып көтеп тора,"-ди Айрат Бабаниязов. Берәүдә 209 грамм наркотик табуын, көмешкә кайнатып сатучыны ничек аулавын, хуҗасыз йортка очраклы гына кереп, мәеткә тап булуын, Закамскийда йорт басучыларны ничек тотуын искә төшерде Илнар. Ул һәркайда тәртип булуын ярата. Кешеләрнең сәламәт, бәхетле булып, үзара аңлашып яшәүләрен тели. Ә җинаятьчеләр үзләренә тиешле җәзаны барыбер алачаклар.

Жезл-тылсымлы таяк

Чираттагы әңгәмәдәшем- ЮХИДИ начальнигы Самат Мөхәммәтҗанов. -Васильево автотранспорт техникумын тәмамлагач, АТПга механик булып эшкә кайттым. Яхшы хезмәткәрләрне милициягә җибәрү гадәте бар иде. Комсомол оешмасы мине тәкъдим итте. 1983нче елда ГАИга килдем.

30 елдан артык хезмәт стажымның һәр көн истәлекле. Безнең эштә төрлесен күрәсең, төрле кешеләр белән аралашасың. Юл-патруль хезмәткәрләребезгә төрле ялалар да якмакчы булалар. Имеш, алар кулындагы жезл-"тылсымлы таяк, акча эшләү көрәге". Үзенең намусы чиста булмаган кешеләр сүзе бу. Андыйлардан: "Кайчан, кемгә ничә тәңкә биргәнең бар?"- дип сорыйм. "Биргәнем юк,"- диләр. Казанда эшкә яраклылыкны, намуслылыкны тикшергәндә "ялган детекторы" аша үтәбез без. Әлеге җиһазны алдап булмый. Күңелне борчыган проблемалар шактый. Инде правасы алынган исерек янәдән руль артына менеп утыра, без аны тотабыз. Гаебе өчен изоляторда ике-өч көн ап-ак җәймәләрдә йоклап, бушка ашап, айнып чыга да, судка мөрәҗәгать итә. Минималь срок бирәләр. Берничә көннән тегесе тагын шул ук эшне башкара. Руль артындагы исерек-җинаятьче. Водительләрнең игътибарсызлыгы, мин-минлеге, бер-берсенә юл куймаулары аркасында килеп чыккан һәлакәтләрне көн саен биш-алтыны рәсми теркибез. Мин штрафларны зурайту, таләпләрне катгыйландыру ягында. Юл йөрү кагыйдәсе һәркем өчен дә бер! Әйдәгез, бер-беребезне хөрмәт итик, кагыйдәләрне бозмыйк, исән-сау булыйк. Басылмаган детектив Каршымда 35 яшьлек әзмәвердәй егет утыра. Владислав Абрамов-эзләү бүлеге начальнигы, юстиция подполковнигы. "Полициягә йөрәгем кушуы буенча әтием эзләреннән килдем. Эшемнән зарланмыйм, барысы да нормаль. Хатыным Валентина да биредә штаб инспекторы иде. Хәзер декрет ялында,"-ди ул. Гаилә подряды белән эшлиләр димәк. Октябрь башында гына вафат булган әтисе Василий Абрамов 20 елдан артык участковыйлар начальнигы булып торган, улының күңелендә аның турында матур хатирәләр генә саклана. Ул җинаятьләрне тикшереп бетереп, ачып, судка җибәрү белән шөгыльләнә. Аның практикасында күп эпизодлы җинаятьләрнең 250шәр битле 6 том тәшкил иткәннәре дә булган. Менә басылмаган детектив романнар кайда тузан җыеп ята. Ике улы үсеп килә. Алар да әтиләре сукмагыннан атларлар бәлки.

11 елдан табылу

Исемлектә-Леонид Усачев, полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары. Полициядә 1999нчы елдан бирле эшли. Җинаятьчеләрне эзләү, ачу, барлык төр җинаятьләрне профилактикалау аның бүлеге аша башкарыла. Хәбәрсез югалганнар, билгесез мәетләрләрнең шәхесен ачыклау юнәлеше буенча озаклап сөйләштек. "Көт мине" тапшыруын Мамадышта да төшерергә була икән дип уйлап куйдым. Районда биш кеше озак еллар хәбәрсез югалганнар исемлегендә тора. Мәсәлән, 2000нче елда Камский поселогында югалган берәүнең язмышы былтыр ачыкланды. Аны үтереп елгага агызганнар. Җинаятьчене ТР Югары суды хөкем итте, ул үзенә тиешле җәзаны алды. Экстремизм буенча районда хәл тотрыклы, тик шулай да ике кешене профилактик исәпкә алганнар. "Без-халык вәкилләре!" Виталий Исаев-икътисадый җинаятьләр, коррупциягә каршы көрәш буенча төркемнең өлкән оперуполномоченные. Полициядә 18нче ел хезмәт куя. Закон сагында торырга кечкенәдән хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, Омск югары милиция мәктәбенә юл тота, керә алмый. Армиягә китә. Кайту белән район эчке эшләр бүлегенә килә. Патруль-пост хезмәте, законсыз алкоголь әйләнешенә каршы, кулланучылар базарындагы хокук бозучылар белән көрәш, 2009нчы елдан бирле икътисадый җинаятьләр бүлекләрендә хезмәт куя. Югары вәкаләткә ия хәрәмгә кызыгучы җитәкчеләр, ришвәтчеләр, коррупционерлар, күп күләмдәге акчалар белән алыш-биреш иткәндә вәгъдәләрендә тормаучы гражданнар, уен бизнесы белән шөгыльләнүчеләр-барысы да аның кулы аша уза. Агымдагы елның тугыз аенда икътисад өлкәсендә 76 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 230,4 процентка күбрәк. "Революция белән туганнар" дигән фильмда бер герой: "Без-халык вәкилләре, закон сагында торучылар, тәртип саклаучылар,"-дип әйтәме. Менә без дә шулай. Эшебезнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм кирәкле икәнен бер генә минутка да истән чыгармыйбыз. Безгә туган җиребездә гомер кичерәсе!"-диде ул.

"Ирләр булыйк!"

Дознаватель Ленар Фатихов бүлектә иң яшь хезмәткәр санала, өч ел стажы бар. Вазыйфасы-гражданнарның төрле зарлары һәм гаризалары нигезендә законлы карарлар кабул итү линиясе буенча тикшерү. Әтисе Раил Фатихов та гомерен закон сагында уздырган.

Район эчке эшләр бүлегенә килү өчен Ленар да армиягә бара, Алабуга милиция мәктәбенең түләүле бүлеген тәмамлый. "Эшемнең ни дәрәҗәдә кешеләргә файда китерүе турында еш уйланам. Күптән түгел генә бер гаиләне тикшерергә туры килде. Беркайда да эшләмәүче ир хатынын кыйнап, аракыга акча таләп итә. 112нче маддәнең 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатып, судка җиткердем. Иргә шартлы срок бирделәр.

Эшкә урнашты. Гаилә сакланып калды. Үз башың белән кешечә яшәп булмый микәнни?! Ир-гаилә башлыгы, туендыручы бит инде. Бер ай элек мин дә өйләндем. Девизым: "Тормышта ни генә булса да, канатларны салындырмаска, алга атларга!" "Иң лаеклылар гына калды" Милиция органнарында эшләүгә 33 ел гомерен багышлаган, легендар "шымчы", район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, мәчет карты Равил Хаҗиев нишләп йөрүемне сорашкач, сүз башлады: "Монда хәзер иң лаеклылар, төрле яктан сыналганнар гына калды. Аттестация комиссиясе составында мин дә бар идем, һәр хезмәткәрне энә күзеннән үткәрделәр, җиз иләктән иләделәр. Аларга эшләү өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган, һәрберсендә машина, башка техника. Начальнигыбыз Азат Мозафаров яхшы хезмәткәрләргә матди һәм рухи хөрмәтләүләрне ирештереп кенә тора. Үзе искиткеч зыялы, итагатьле кеше. Бик таләпчән дә. Безнең эштә башкача булмый. Гомер буе җыйнак, тыйнак булдык. Яшьләрнең дә Мамадыш милициясенең күркәм традицияләрен дәвам итеп, заман белән бер аяктан атлап, Ватанга, халыкка тугры хезмәт итүләрен телим,"-диде. Өлкәннәр сүзе-хакыйкатьнең үзе. PS. Язмам ахырында, контроль ату сыйфатында Азат Җәүдәт улының тагын бер фразасын китерәм: "Полицейскийларның һөнәри бәйрәменең бөтен халыкның яраткан бәйрәме булуына иманым камил. Гап-гади кешеләр концерт, чараларга килә, анда катнаша бит. Әлеге берләшү җәмәгатьчелек өчен икеләтә файдалы функцияне үти, явызлыкка каршы көрәшүнең мөһим факторы булып тора."

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X