Нократ

Минем гаиләм горурлыгы

Сыйныф сәгатенең берсен "Минем гаиләм горурлыгы" дип исемләдек. Аның эчтәлеге белән таныштыргач, балаларым җиң сызганып, эзләнү эшенә кереште. "Сездә әби-бабаларыгыздан калган кадерле әйберләр сакланамы? Гаилә ядкаре дип нәрсәне атап була?" кебек сорауларга анык җавап бирә алмаган, "Бездә андый истәлек юк бугай ул, апа", - дип шикләнеп кенә кайтып киткән укучыларым...

Сыйныф сәгатенең берсен "Минем гаиләм горурлыгы" дип исемләдек. Аның эчтәлеге белән таныштыргач, балаларым җиң сызганып, эзләнү эшенә кереште. "Сездә әби-бабаларыгыздан калган кадерле әйберләр сакланамы? Гаилә ядкаре дип нәрсәне атап була?" кебек сорауларга анык җавап бирә алмаган, "Бездә андый истәлек юк бугай ул, апа", - дип шикләнеп кенә кайтып киткән укучыларым икенче көнне үк, кош тоткан сыман, кайсы хат, кайсы сөлге, кайсы фото күтәреп килгән. Һәрбер йортта да кадерле ядкарьләр итеп саклана торган истәлек була шул ул. Иртән килгәндә мәктәпнең капка төбендә очраганнары шунда ук үз тарихын сөйли дә башлады. Сыйныф бүлмәсе дә сабыйларның берсеннән-берсе уздырып сөйләгән истәлекләргә күмелде. Мин әкрен генә сабыйларымны күзәтеп, сөенеп утырам. Әбиләрнең тагын бер кат сандыкларын ачтырып, хәтирәләрен яңартканмын, әби- бабалары белән укучыларым арасындагы буыннар чылбырын кузгатканмын...
Истәлекләр дә, ядкарьләр дә төрле. Күбесе дәһшәтле Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан бик тәрбияви чара булып чыкты бу сыйныф сәгате. Укучыларым гаилә истәлеге булырлык әйберләр турында матур итеп сөйләде, үз чыгышларына презентацияләр ясап әзерләнде. Бу язмалар белән үзебезнең "Нократ"ны укучыларын да таныштырасы иттем.
Лидия Константинова, Усали урта мәктәбенең 6нчы сыйныф җитәкчесе,
тарих укытучысы
Гәбдрәфыйкова Алисә:
Безнең өйдә карт әбиемнән калган кадерле тегү машинасы бар. Бабамның әнисенеке ул. Һаман да өебезнең түрендә - кадерле урында тора. Карт әбием - 1920нче елда туган Шәрифуллина Шәмселбанат исән түгел инде.
Ләкин шушы машина белән теккән киемнәр: матур-матур күлмәкләр, сырган фуфайкалар, тышланган толыплар әле һаман да авыл кешеләрендә саклана. Авылыбызга гына түгел, бөтен күрше авылларга да хезмәт күрсәткән ул. Яшь вакытта "Зингер" машинасында тегәргә өйрәнгән, ләкин анысын, сугыштан соң, акча юклыктан сатып җибәрергә мәҗбүр булган. Дәһшәтле сугыш 3 баласы белән ялгыз калдырган аны. Көне буе колхоз эшендә эшләп, арып кайтканнан соң, төне буе җөй теккән, машина тавышына кушылып, җырлый-җырлый да, елый-елый да теккәндер ул аны. Менә шушы машина әле дә ару белмәс карт әбием кулларының җылысын саклый кебек.
Фәйзрахманов Эльмир:
Бездә әбиемнән калган күкрәкчә саклана икән. Ул Маһинур әбиемнеке. Сугыш җиле аларга да тими калмаган. Бабам- Шәрипов Фәйзрахман үзенең өлкән улы Минневәли белән 1941нче елның 22нче июнендә үк сугышка китә.
Ә Маһинур әбием 4 баласы - Габдрахман, Зәйтүнә, Фазлыяхмәт, Сәлимәбикә белән ялгыз кала. Менә шушы күкрәкчәне киеп, 5 баласын имезеп үстергән ул. Без аны сандыкта гына кадерләп саклыйбыз. Бабам, Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайта, тик улы- Минневәли абый 1942нче елның 1нче декабрендә һәлак була. Менә шундый кайгылар күргән Маһинур әби истәлеге ул күкрәкчә.
Нуруллина Әдилә:
Бездә бик кадерле әйберләр берничә.
1) Бездә Бөек Ватан сугышы кырыннан килгән хат саклана. Ул бабамның әнисенең абыйсыныкы. Безнең гаиләдә саклана торган иң кадерле ядкарь.
Хәбибуллин Хөҗҗәтулла исемле булган ул. Сугыштан кайткан бердәнбер хәбәр булган ул безнең өйдә. Күп тә үтми, һәлак булды дигән хәбәр килеп төшкән хат артыннан. Хатны шуңа күрә ягарга өлгермәгәннәр. "Сугыштан килгән хатны сакларга ярамый, килгән берсен яндырып барырга, көлен нигезгә сибәргә кирәк",- дигән ырым яшәгән ул заманда. Бөтен кеше шушыңа ышанганда ничек итеп өйдә хат саклыйсың? Шуңа күрә фронттан килгән хатлар сакланмаган. Ягар алдыннан эчтәлеген ятлый торган булганнар. Ә минем ерак бабамның хаты андый язмышка дучар булырга өлгермәгән генә...
2) Сыйныф җитәкчебез конкурс турында аңлаткач, әбием белән сандык актарырга керештек. Мин нәкъ икесе бер төрле матур итеп чигелгән чүпрәкләр күрдем. "Аяк чолгаулары бу, кызым", - диде әбием.
Ә мин көлеп җибәрдем. Миңа элекке кешеләрнең аякка чиккән чүпрәк бәйләп йөрүләре бик кызык тоелды. Әбиемнең күзендә яшьләр күргәч, миңа бик кыен булды. "Башта олы кеше сөйләгәнне тыңла, аннары көләрсең", - дип, әнием дә ачуланып атты. Мин тизрәк гафу үтенергә ашыктым. Ә аның тарихы болай икән: "Балакаем, бу минем әтиемнең аяк чолгавы, - дип сөйләп китте әбием,-аны әнием кияүгә чыкканда бирнә сандыгына салып алып килгән. Мин тугач, әтием сугышка киткән, аннан әйләнеп кайтып, мине кочагына алып сөю насыйп булмаган аңа. "Әти!"- дип әйтергә өлгерми дә калганмын мин. Бу аяк чолгауларын әни кадерләп саклап, үскәч: "Әтиеңнән калган истәлек итеп сакла,"- дип миңа тапшырды. Бу аяк чолгауларын сугышта үлгән карт бабагызның истәлеге итеп, сез дә саклагыз", - диде әбием күз яшьләрен сөртеп.
"Әлбәттә, сакларбыз, әбием",- дип сүз бирдем мин.
Илдарханова Айгөл:
Безнең ерак карт бабай- Гарипов Зарифның 1942нче елда хастаханәдән бирелгән сәламәтлек турындагы белешмәсе саклана бездә. Сандык төбендә- иң куркынычсыз җирдә тора. "Атынчык бабай", - дип шаяртып исем кушканнар аңа. Дөрес, ул үзе дә бик шаян, шук, балалар ярата торган кеше, очраган бала-чагага гел чикләвек бирә торган булган.
Шуңа балалар аның белән очрашу җаен эзләгәннәр. "Атынчык бабай"... Шаярып кына кушылмаган шул бу исем аңа. 1942нче елның 1нче февралендә каты яралана. Эшкә яраклы булып кайтмый. Бер аягы гарип булып, икенчесеннән 10-12 сантиметрга кыскарак булып кала. Йөргәндә атынып йөри. Менә шуннан китә дә инде кушамат...
Минниязова Руфинә:
Сугыштан соңгы авыр еллар... Ашарга юк, кияргә юк. Ә әбием төннәрен тегү тегеп, көндезен колхоз эшендә эшләп балалары өчен тырышкан. бездә бер яулык саклана. Аны карт әбием дәү әнигә алып биргән. Заманында бөтен кеше кызыга торган затлы яулык булган ул. Аны карт әбием каян алган дисезме? Чикләвек саткан акчага алып кайткан ул аны. Кырыйларын машинасы белән бөккән. Дәү әнигә "Синең өчен иң кадерле истәлек нәрсә ул?"- дип сорагач, мина шул яулыкны күрсәтте.- Карт әбиең истәлеге шул ул, шуңа кадерле", - диде.
Зыятдинова Талия:
Бездә күптәнге комган саклана. Комган- татар кешесенең чисталык билгесе. Ул элекке заманда юынгыч (умывальник) вазыйфасын да үтәгән. Сугыштан соңгы авыр заманда һөнәрчеләр комганнар, чүмечләр һәм башка тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары сатып көн күргән.
Бүкәш ягыннан килеп шундый савыт - саба сатып йөрүче абыйны авылыбызның әби-бабайлары һаман да хәтерли әле. Мөнир исемле булган ул кеше. Без аның танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиевның абыйсы икәнен дә беләбез. Әнә шул Мөнир абый ясаган җиз комган бездә һаман да саклана.
Шәрифуллин Искәндәр:
1945нче елның мае. Җиңү көненнән соң авылга бер-бер артлы солдатлар кайта. Минем Миннегөл әбием дә зарыгып үз әтисен көтә. Минем әбием 1934нче елгы. Сугыш беткәндә аңа 10-11 яшь кенә булган әле. Әти кайтуга аны сөендерәм дип, көрәк белән бәрәңге утыртасы бер бакчаны казып бетерә ул. Әтисе кайтып керер дә: "И минем кызым үсеп беткән икән, күр әле, миңа бакча казырга эш тә калдырмаган", - дип мактауны күз алдына китереп, ашыга- ашыга, бетерим дип, иртәдән кичкә кадәр казыган ул аны. Ләкин сабый күптән инде әтисенең хәбәрсез югалган дигән язуы барлыгын белмәгән. Әтисен гомере буе сагынып яшәгән. Җырлый җырлый чигүләр чиккән...
Сыйныф җитәкчебез "Минем гаиләм горурлыгы" дигән чара уздырабыз дигәч, әбиемә йөгердем. "Миннегөл әбиемдә кадерле истәлек булмый калмас әле", - дип уйладым. Ялгышмаганмын. Әле ярый безне үстергән әбием үзебезнең авылда яши, шуңа сөенеп бетә алмадым. "И балакаем, күптән чакырып бер сөйләрмен дип йөри идем, рәхмәт укытучы апагызга, мин җитешкәнче ул өлгергән", - диде ул, елмаеп. Сандыгыннан төенчек чыгарды. Ә анда чигүле күкрәкчәләр, түшлекләр, чигелгән сөлгеләр...
--Менә бу кызыл башлы сөлгеләрне яшь чакта фермада бозаулар көткәндә чиккән идем. Ә менә монысын бабагыз Сабантуйда колга башына менеп алган иде... Әй гомерләр,-дип сүзен дәвам итте ул, ә күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Бабам исән түгел шул инде, үземә дә ямансу булып китте. Ә чиккән сөлгеләре арасында әбиемнең әбисе чиккәннәре дә бар икән. Бу миңа бик кызык тоелды. Әбинең бу истәлекләрле әйберләрендә күңел җылысы, сагыш, сагыну хисләре саклана. Алардагы күңел һәм кул җылысы әллә ничә буынга җитәргә тиешлеген аңлап кайттым мин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: