Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин бәхетлемен

Мин бу дөньяда иң бәхетле оныкларның берсе. Чөнки минем әбием белән бабам бар. Без, оныкларын, алар бик яраталар һәм һәрвакыт яхшы киңәшләрен биреп торалар. Әбием белән бабамның бергә 50 ел гомер итүләре генә ни тора! Бер-береңне яратып, аңлап яшәгәндә генә матур ул тормыш. Мин аларга карап сокланам. Олы яшьтә булуларына...

Мин бу дөньяда иң бәхетле оныкларның берсе. Чөнки минем әбием белән бабам бар. Без, оныкларын, алар бик яраталар һәм һәрвакыт яхшы киңәшләрен биреп торалар.

Әбием белән бабамның бергә 50 ел гомер итүләре генә ни тора! Бер-береңне яратып, аңлап яшәгәндә генә матур ул тормыш. Мин аларга карап сокланам. Олы яшьтә булуларына карамастан, һаман эштә алар: "Курыкмаска кирәк, эш үзе үк бер ял бит ул", - диләр. Мин мәктәптән кайтканны әбием тәмле ашлар пешереп көтә. Гөбәдияне телеңне йотарлык итеп бары ул гына пешерәдер. Ә чәй эчкәндә ул миңа үз тормышында булган вакыйгаларны сөйли. Авырып китсәм, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Әбием йомшак куллары белән сыйпаса, авыртуларым басыла. Уңышларым булса, аның йөзе шатлыктан балкый. Мин әби белән бабайны шатландырыр өчен тырышып укыйм һәм аларга ярдәм итәм. Әле батыр көрәшче энем Илназ белән бик акыллы, төрле фән олимпиадаларында алдынгы урыннар алучы Зилә апам да бар минем. Илназ догаларны яттан белә. Ул аларны көн саен биш вакыт намаз укучы әбиемнән, атна саен мәчеткә йөрүче бабамнан өйрәнә. Өлкәннәрнең яшь чакларын фотоларыннан күреп беләм. Шуңа күрә картаюларын теләмим. Гел шулай мул тормышта, сәламәт булып, безне сөендереп озак яшәсеннәр иде.

Гүзәл Димиева,

Шәдче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X