Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милләтем һәм киләчәгем

Татарлар Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында тора. Милләтебезнең киләчәге-безнең үзебездә, татар халкында. 20нче йөз башында Гаяз Исхакый "Ике йөз елдан сон инкыйраз" дигән данлыклы повестенда ярсулы рух белән татар милләтенең ике гасырдан юкка чыгуы турында үтә дә борчулы фикерләрен җиткерә. Ул татарларның юкка чыгуын Европа һәм рус культурасы белән...

Татарлар Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында тора. Милләтебезнең киләчәге-безнең үзебездә, татар халкында. 20нче йөз башында Гаяз Исхакый "Ике йөз елдан сон инкыйраз" дигән данлыклы повестенда ярсулы рух белән татар милләтенең ике гасырдан юкка чыгуы турында үтә дә борчулы фикерләрен җиткерә. Ул татарларның юкка чыгуын Европа һәм рус культурасы белән багланыш булмауга бәйли. Үз милләтенең киләчәген Европа һәм Көнбатыш культурасы белән якынаюында күрә. Бүгенге көндә без Гаяз Исхакый хыялланган җәмгыяттә яшибез. Татарлар хәзер иң европалашкан мөселман халкы дисәң дә ялгыш булмастыр. Тик бу дөрес юнәлеш микән соң? Элек яшьләр гармун көенә җыелышып күңел ачсалар, хәзер көннән-көн арта барган күңел ачу йортларында эчеп, тартып, тәртипсезләнеп йөриләр, ярым шәрә биюче кызлар арасында да татар кызлары күп булу күңелне сыкрандыра. Теләсә нинди милләтнең киләчәгендә гаиләнең роле зур, бигрәк тә әниләрнең роле. Чөнки әни кеше үз ул-кызларын тудырып кына калмый, аларга тәрбия бирә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халкыбыз. Дөреслекне танырга кирәк. Милләтнең киләчәге өчен кирәкле шәхесне тәрбияләүдә туган телебезнең роле гаять зур. Димәк, киләчәк кешесе-үз милләтенең рухын, күңелен аңлаучы, аның өчен җаваплы, дини белемле һәм теле дә камил булган шәхес дип уйлыйм мин. Дуслар, милләтебез белән горурланыйк, иманлы булыйк, әхлак кануннарынча яшик дип әйтәсе килә. Туган телебезне яратыйк, аның аһәңлеген, матурлыгын башкаларга да җиткерик.Туган телебезне, татар телен бергәләп саклыйк, яклыйк. Киләчәк турында уйлап, гореф-гадәтләребезне, милли байлыкларыбызны буыннан-буынга тапшыра барыйк. Милләтебез якты киләчәккә лаек.

Алмаз Мөхәммәтҗанов, КФУның Алабуга филиалы студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев