Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мигрантлар йөк тә ташый, чир дә...

Урамнарыбызда элекке Советлар Союзы республикаларыннан килгән ирләрнең һәм хатын-кызларның арта баруына хәзер гаҗәпләнмибез. Үзебезнең күршеләр, туганнар Төньякка, Себергә, башка чит төбәкләргә китеп эшләгәнгә күнегеп беткәнгәме соң бу? Акман терлекчелек комплексында бер булуымда бозаулар караучы, Үзбәкстаннан килгән Мәхлүбә исемле хатынны мактап сөйләгәннәр иде. "Ире Иргач та монда, ул тирес тә чыгара,...

Урамнарыбызда элекке Советлар Союзы республикаларыннан килгән ирләрнең һәм хатын-кызларның арта баруына хәзер гаҗәпләнмибез. Үзебезнең күршеләр, туганнар Төньякка, Себергә, башка чит төбәкләргә китеп эшләгәнгә күнегеп беткәнгәме соң бу?
Акман терлекчелек комплексында бер булуымда бозаулар караучы, Үзбәкстаннан килгән Мәхлүбә исемле хатынны мактап сөйләгәннәр иде. "Ире Иргач та монда, ул тирес тә чыгара, төнге каравылда да тора. Нәрсә кушсаң, бөтенесен эшли,"-диделәр. Терлекчеләр йортындагы бер бүлмәдә кунып яшиләр икән. "Азык-төлекне кибеттән дә сатып алабыз, "Нократ" агрофирмасы хезмәт хакы хисабыннан яздырып та бирә,"-диде Мәхлүбә. Үзбәкстанда өч балалары калган. Монда акча эшләргә килгәннәр. Агрофирма бухгалтериясендә Иргачның ай саен 15-17, хатынының 13-14 мең сум хезмәт хакы эшләүләрен әйттеләр. Акчаны айныкын айга алып баралар. Аларның яшәү шартлары белән дә танышып чыктым. Без - тулай торакларда яшәгән буын инде. Әлеге ир белән хатын да нәкъ тулай торактагыча гомер кичерәләр. Бүлмәләрен үзләренчә тәртипләгәннәр, гаилә уңайлыгы тудырырга тырышканнар. Карават, өстәл, урындыклар, табак-савытлар, урын-җир дә - агрофирманыкы, билгеле. Корпуска су кертелгән, канализация ясалган, унитаз урнаштырылган. Су җылытып юынырга мөмкин. Кыскасы, гади авыл өенең кайберләрендә дә әле ясалмаган уңайлыклары да бар. Ашауны бүлмәләрендә пешерәләр.
-Ирем янда булгач, чит җиргә ияләшүе җиңелрәк булды. Барыбер туган як, балалар сагындыра,-дигән иде Мәхлүбә. Алар - безгә акча эшләргә килгән кешеләр. Үз якларында гаиләләрен алып бара алырлык эш таба алмагач, мәҗбүри чыгып киткәннәр. Безнең дә Мамадыштан, авылларыбыздан Алабугага, Чаллыга, Себергә китеп эшләүчеләр байтак хәзер.
Тагын ике гаилә һәм өлкән яшьтәге бер абзый эшли икән Акман комплексында. Алар да терлекчеләр йортында яшиләр. Мунча юынырга я ферма мөдире, ятерлекчеләр алып кайткалый икән.
"АПК "Азык-төлек программасы" терлекчелек комплексында эшләүчеләрне: "Шундагы кунакханәдә яшиләр," - диделәр. Комплекста ашханә эшләп торгач, анда ашату бушлай булгач, аларга җиңелрәктер дә әле.
"Омар" агрофирмасының яңа терлекчелек комплексында Урта Азиядән ике ир эшли. "Берсе-сыер саву операторы, икенчесе терлекче, малларга азык бирә," - диделәр. Аларга яшәү өчен терлекчеләрнең чишенү бүлмәсен биргәннәр. Ашарларына янәшәсендәге бүлмәдә әзерлиләр. Алар янына якташлары да сыенган. Җәйге айларда "Төзүсервис" җәмгыятендә сезонлы эшләрдә катнашкан булганнар. Икесе шушы араларда гына туган якларына кайтып киткәннәр.
-"Тәкәнеш" агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Гарипов белән әлеге өч ирне Тәкәнешкә эшкә чакырырга кергән идек. Моңарчы тәртип бозганнары ишетелмәде. Хәзер эшләмәгәч, нинди акчага яшисез соң, дип тә сорадык. Җәй акчаны күп эшләдек, айга 25-30 мең сум чыгып бара иде, диделәр, - дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гаянов. Әлеге ирләр-егетләр атна саен шәһәр мунчасына йөриләр.
"Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсендә дә бар чит илләрдән килүчеләр. Ни өчен җитәкчеләребез Урта Азия республикаларыннан эш эзләп килүчеләргә кызыга башлады соң әле?
-Эшче көче җитми. Фермага эшкә килердәе болай да эшли бит инде. Авылларда хәзер пенсионерлар ел саен арта бара. Менә быел да утыз кешебез пенсиягә китә. Алар бит пенсиягә чыгуга күп эшләмәячәкләр. Урыннарына тагын кеше кирәк булачак. Үзбәкләр, таҗыйклар килсә бик сөенер идек әле. Аларны эшкә законлы төстә алабыз. Өч ай узгач, Казаннан рөхсәт алып, пропискаларын озынайтабыз. Кеше үзбәкләр эшли дип лаф оргач та, безгә алар турында кайгыртып аз йөрергә туры килми. Казанга, Мамадышка барып кайту өчен дә акча кирәк бит, - дип сөйләде агрофирмаларның берсенең кадрлар буенча җаваплы хезмәткәре.
Җәй җитүгә төзелешләрдә, төзекләндерү эшләрендә дә Урта Азия, Кавказ республикаларыннан килүчеләр саны арта. 2013нче елны районда 413 чит ил гражданины миграция исәбенә алынган. 2012нче елда алар 358 кеше булган. Бүгенге көндә районда вакытлыча килгән 57 чит ил гажданины яши. Аларның бөтенесе дә безгә эшкә килгәннәр, дип уйларга кирәкми. Араларында кунакка кайтканнар да шактый. Былтыр 68 чит ил кешесе Россиядә эшләргә рөхсәт бирә торган патент алган. 19 кешегә терлекче булып эшләргә рөхсәт бирелгән. Чит ил гражданнарын патентсыз эшкә алган өчен саллы гына штрафлар да каралган. Предприятиеләр аларны эшкә алу өчен бер ел алдан - 1нче майга кадәр заявка бирергә тиешләр. 2014нче елга республикага сигез мең кешегә квота бирелгән.
Фикерләр
Гөлүсә Мөбәракшина, миграция хезмәтенең район бүлекчәсе начальнигы
-Законсыз эшләүче 1 чит ил гражданины эш бирүчегә 800 мең сумга төшәргә мөмкин.
Хәниф Сабиров, "Роспотребнадзор" бүлеге җитәкчесе
-Чит илләрдән районга эшкә килгән һәр кешене миграция хезмәте исәпкә куйганчы район үзәк хастаханәсенә мидицина тикшерүе узарга җибәрергә; ә хастаханә бушлай тикшерү үткәреп, бер тәүлек эчендә күзәтү нәтиҗәләре буенча акт бирергә, шуннан соң гына миграция хезмәте бу кешене исәпкә кую, яки кайтарып җибәрү мәсьәләсен хәл итәргә тиш. Ә инде эшкә алган кеше һәм предприятие мигрантның торак шартларын, ашавын кайгыртырга бурычлы. Мигрантларны азык-төлек сатарга куярга рөхсәт ителми.
Сергей Плакатнов, район халыкның мәшгульлек үзәге җитәкчесе
-Оешма чит ил гражданнары белән хезмәт килешүләре төзегәч, өч көн эчендә искәртү (уведомление) тутырып, мәшгульлек үзәгендә теркәү өчен тапшырырга тиеш. Әлеге искәртүне эш бирүче яки ышаныч кәгазе булган ышанычлысы гына тапшыра. Былтыр мәшгуләлек үзәгендә егерме дүрт чит ил гражданинының эшкә урнаштырылуы теркәлде. Быел ике кешене теркәдек.
Тамара Сидорова, Мамадыш шәһәре
-Алар үзләрен генә кайгырталар. Кеше турында уйлап та карамыйлар. Иремнең Урта Азиядән кайткан бер туганы безнең гаиләдә ярты ел яшәде. Безнең белән бер табында ашый, туган бит, кунак хәстәрләгән кебек кайгыртасың. Бер заман башка уй төште: акчасын күргән юк, хатынына җибәреп бара, мин - ашатам-эчертәм, ни өчен мин ике ир тәрбияләп яшәргә тиеш соң?! Иремә яхшылап әйттем. Бер фатир табып урнаштырды. Әллә кайдан кайткан туганны кайгыртам дип, бер заман гаилә дә таркалырга мөмкин бит.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев