Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мичне җәйдән әзерлә

Җәй сизелмичә тиз үтеп китте. Алда озын салкын көз һәм кыш көннәре. Кызганычка каршы, елның шушы фасылларында янгыннар күп чыга. Бу аңлашыла да, чөнки торакта мич һәм электр белән җылыта торган җиһазлардан файдалану кагыйдәләре еш бозыла. Күпьеллык статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, төзек булмаган мичләр һәм кулдан ясалган җылыткычлыр янгын чыгуда төп...

Җәй сизелмичә тиз үтеп китте. Алда озын салкын көз һәм кыш көннәре. Кызганычка каршы, елның шушы фасылларында янгыннар күп чыга. Бу аңлашыла да, чөнки торакта мич һәм электр белән җылыта торган җиһазлардан файдалану кагыйдәләре еш бозыла. Күпьеллык статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, төзек булмаган мичләр һәм кулдан ясалган җылыткычлыр янгын чыгуда төп сәбәпчеләр булып торалар. Шуңа күрә дә, Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе (КЭБ) хезмәткәрләрендә шәхси сектордагы янгын куркынычсызлыгы борчу тудыра. Инспекторлык тикшерүләре барышында түбәндәге гадәти таләпләрне бозу очракларына тап буласың: мичләр агач стеналарга һәм бүлемнәргә якын урнаштырылган; мич алдында махсус калайлар юк; янгынга каршы бүлемнәрнең зурлыгы сакланмый; мичләргә яна торган материаллар һәм башка әйберләр терәтеп куелган; кирпечләр арасында ярыклар һәм бушлыклар барлыкка килгән; янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган кулдан ясалган электр белән җылыту җайланмаларыннан, ачык җылыту элементларыннан булган приборлардан файдаланыла. Кышкы салкыннар вакытында җылынган вакытта үзегезне һәм якыннарыгызны янгыннардан сакларга теләсәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салырга кирәк: торагыгызны өстәмә җылытканда сертификацияләнмәгән, стандарт булмаган электр белән җылыту җайланмаларыннан, газ плитәләреннән файдаланмагыз; каткан суүткәргеч, канализация һәм җылылык системалары торбаларын ачык ут белән җылытырга ярамый, моның өчен кайнар су белән эш итәргә кирәк. Кемнең миче бар, алар аны артык кыздырырга кирәк түгеллеген аңларга тиешләр. Чөнки шуның аркасында, шулай ук мичләрдәге ярыклар янгын куркынычы тудыралар. Бәла килеп чыкмасын дисәгез, ягулык сезоны алдыннан аларның һәм төтен юлларының төзеклеген тикшерергә, көлдән чистартырга, ярыкларны ямарга киңәш ителә. Мичләрне кабызу өчен бензин, керосин кебек ягулыклардан файдалану аеруча куркыныч. Янып утырган мичләрне күзәтүсез калдырырга, аларны карауны кече яшьтәге балаларга ышанып тапшыру да киңәш ителми. Гомумән, соңгыларына гап-гади янгыннан саклану кагыйдәләре турында аңлату да отышлы булыр иде.

Александр Клинов, янгын күзәтчелеге бүлекчәсе инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X