Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгълүматларны бастыру зарур

"Банкротлык турында"гы Федераль законның 28нче маддәсе нигезендә, бастырылып чыгарылырга тиешле мәгълүматлар банкротлык турындагы Бердәм федераль исемлеккә керергә һәм көйләүче орган тарафыннан билгеләнгән рәсми басмада бастырылырга тиеш. Нияз Сәйфетдинов, район прокуроры ярдәмчесе Әлеге мәгълүматлар, Россия Федерациясе закончалыгы тарафыннан чикләүләр кертелгәннәреннән тыш, ачык һәм һәркемгә үтемле булырга тиеш. Боларга, Законның 128нче маддәсенең...

"Банкротлык турында"гы Федераль законның 28нче маддәсе нигезендә, бастырылып чыгарылырга тиешле мәгълүматлар банкротлык турындагы Бердәм федераль исемлеккә керергә һәм көйләүче орган тарафыннан билгеләнгән рәсми басмада бастырылырга тиеш.

Нияз Сәйфетдинов, район прокуроры ярдәмчесе

Әлеге мәгълүматлар, Россия Федерациясе закончалыгы тарафыннан чикләүләр кертелгәннәреннән тыш, ачык һәм һәркемгә үтемле булырга тиеш. Боларга, Законның 128нче маддәсенең 6нчы өлеше нигезендә, күзәтү алып бару; финанс сәламәтләндерүе; читтән идарә итү; әҗәтлене банкрот дип игълан итү һәм конкурс производствосы ачу; банкротлык турындагы производствоны туктату; арбитраж идарәчене раслау, аны читләштерү яисә вазыйфасыннан азат итү; өченче затларның әҗәтленең бурычларын капларга нияте турындагы гаризаларын канәгатьләндерү; әҗәте булган затның мөлкәтен сатуны үткәрү, аның нәтиҗәләре турындагы һәм башка мәгълүматлар керә. Мәгълүм булганча, 2011нче елның 1нче апреленнән югарыда телгә алынган канунның нормасы гамәли көчкә керде. Аның нигезендә, банкротлык турындагы мәгълүматларның Бердәм федераль исемлегендәге мәгълүматлар рәсми басма чыганагы саналган "Коммерсант" газетасыннан тыш, Интернетта htpp://www.fedreurs.ru сайтына да урнаштырылырга тиеш. Банкротлык турындагы закон буенча конкурс идарәчесе үзен раслаганнан соң ун көн үткәч, әҗәтленең банкрот дип танылуы, телгә алынган газетага һәм сайтка конкурс производствосы ачу турындагы мәгълүматларны җибәрергә тиеш. Прокуратура күзәтчелеге практикасыннан күренгәнчә, арбитраж идарәчеләр закончалыктагы бу яңалыкларны инкарь итәләр, мәгълүматларны бастыруга салкын карыйлар. Ә бу, РФ КоАПның 13.13нче маддәсенең 3нче өлеше нигезендә, аларны административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев