Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөгез сөтне киметә

Басуларда көзге кыр эшләре тәмамланып килә. Бөтен игътибарны терлекчелеккә юнәлтергә дә вакыт җитте. "Дружба" бүлекчәсенең Көек-Ерыкса фермасында быел да маллар лагерьларда вакытта төрле ремонт эшләре үткәрелгән. Ике-алты айлык бозаулар асрала торган беренче номерлы абзарның утлыклары, ишекләре, бүлемнәре тулысынча яңартылган. Аска ком кертелгән. Аның өстенә салам җәячәкләр. Сыерлар тулысынча күчерелгәнче үк...

Басуларда көзге кыр эшләре тәмамланып килә. Бөтен игътибарны терлекчелеккә юнәлтергә дә вакыт җитте. "Дружба" бүлекчәсенең Көек-Ерыкса фермасында быел да маллар лагерьларда вакытта төрле ремонт эшләре үткәрелгән. Ике-алты айлык бозаулар асрала торган беренче номерлы абзарның утлыклары, ишекләре, бүлемнәре тулысынча яңартылган. Аска ком кертелгән. Аның өстенә салам җәячәкләр. Сыерлар тулысынча күчерелгәнче үк буаз таналарны фермага кайтарган булганнар. Аларга печән, икешәр килограмм фураж бирелә, солы парландырып ашаталар. Узган атнаның җомгасында үткәрелгән семинарда район хуҗалыклары җитәкчеләрен һәм белгечләрен фермада эшне оештыру тәртипләре белән таныштырып чыктылар. Дружбалылар утарларга прессланган салам рулоннарын кайтарып урнаштырганнар. -Салам - клетчатка чыганагы. Ул җитмәү терлекләрдә ун төрле чир китереп чыгара. 2010нчы елда салам аз иде. Үзегез күрдегез: сөтнең майлылыгы да 3,2 процентка кадәр төште, - ди "Нократ" агрофирмасы генераль директоры Хәмит Кәримуллин. Муниципаль район башлыгы урынбасары Алмаз Хисаметдинов: -Барлык фермаларда да сыерлар йөз процент ясалма орлыкландырылырга тиеш, - дигән таләп куйды. -Азыкларга: сенажга, силоска һәм печәнгә Казандагы агрохимлабораториядә анализларыгызны ясатып бетерегез. Бары анализлары булган очракта гына субсидия бирәчәкләрен беләсез, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Габдрахимов. Бер анализга биш йөз сумга якын түләргә кирәк икән. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Сергей Назаров махсус җайланма белән бозауларның мөгезләрен яндыру бурычын да куйды. -Мөгезгә китә торган энергияләре сөткә әйләнәчәк. Бу - сөт җитештерүне 10 процентка арттыра, - диде ул. Семинарда сөтне югары сортлы итеп сату мәсьәләсе дә күтәрелде. 1нче сентябрьдән югары сортлы сөткә 17 сум, беренче сортлысына 15 сум 45 тиен түли башлаячаклар. Хәзергә хуҗалыкларыбызның 70 процент сөте югары сорт белән сатыла икән. Сөтүткәргечләр булган кайбер фермалардан да продукциянең югары сорт белән кабул ителү очраклары булу турында да әйтелде. Ә аерма ай дәвамында дистәләгән мең сумнарга җыела. Терлекчелектә вак-төякләр юк. Җитәкчеләр алдына эш кешесенә игътибарлы булу бурычы да куела. Көек Ерыкса фермасында эш ике сменада оештырылган. Терлекчеләр фермада бушка әбәт ашыйлар. Ә башкаларның әбәтләре 15, кичке ашлары 7 сумга төшә. Ахырдан терлекчелек буенча сигез айлык йомгаклар уртага салып сөйләшенде. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов көзге кыр эшләрен озакка сузмыйча төгәлләү бурычы куйды.

Рәис Гасыймов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы:

-Малларны яңадан фермаларга күчергән вакытта аларны асрау технологияләрен дә җайга салып җибәрергә кирәк. Ягъни, буаз сыерларны аерып куярга, бозауларына ун көн калгач, боксларга кертергә. Сыерлар кич көтүдән кайткач, күпьеллыклар яки кукуруз яшел массасы чабып бирергә. Андый мөмкинлек булмаганда, сенаж базларын ачарга.

Сергей Назаров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

-Иммунитет бозауга угыз сөте белән күчә. Шуңа күрә сыерларга вакциналарның барысы да вакытында ясалырга тиеш. Лагерьлардан кайткач та малларның тоякларын кисеп, тояк араларын чистартырга кирәк. Боларга күп акча кирәкми: кибеттән "Болгарка" пычкысы сатып аласы һәм торбалардан сыерны кертеп бәйли торган станок кына ясыйсы. Бозауларга да вакциналарны вакытында ясап бару, витаминнар салу таләп ителә.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X