Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәңгелек йортыбыз ни хәлдә?

Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән. Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Үлеләр торыр терекләр догасы белән, исәннәр яшәр - әрвахлар догасы белән, диелә бит хәдисләрдә. - Дога - гыйбадәтнең җеле­ге. Без бер-беребезгә дә, үлгән кешегә дә...

Тормыш ыгы-зыгысы, мәшәкатьләр дип тормыйм туган авылым Уразбахты авылына кайткач мәңгелек йортыбызны карап кайтам. Чөнки минем анда газиз әтием күмелгән.
Үзем һәрвакыт әтиемне күңелемнән кичерәм. Үлеләр торыр терекләр догасы белән, исәннәр яшәр - әрвахлар догасы белән, диелә бит хәдисләрдә. - Дога - гыйбадәтнең җеле­ге. Без бер-беребезгә дә, үлгән кешегә дә дога кылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә: "Әти-әниләре­гезгә дога кылыгыз", - дигән. Ибраһим галәйһиссәләмнең: "Үземне, әти-әниемне, бөтен мөселманнарны ярлыка, Раббым!" - дигән догасы бар. Шуларны укыйсың да Аллаһы Тәгаләнең әлеге күркәм исемнәре хакына үз теләгеңне әйтәсең һәм үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкавын сорый­сың. Димәк, мәрхүм булсалар да, әрвахлар - безне, без аларны кайгыртабыз булып чыга... Газиз кешеңнең рухына белгәннәреңне укып ихластан дога кылгач, җаныңда ниндидер бушану барлыкка килә, чын-чынлап мәрхүмгә "сәлам күчтәнәче" җибәргән кебек, үзеңдә рәхәт бер тойгы кичерәсең. Йә, Раббым, юк белән вакыт уздырганчы, берәр сүрә укып рухына дога кылсагыз икән, әти-әниегезнең кабердәге хәлен күпкә җиңеләйтер идегез, дип уйлап куясың шул мәлдә. Үлеләр дөньяви җырларга түгел, Коръән сүзенә мохтаҗ ләбаса...
..Зиратка якынлашкач, бу юлы иң беренче күзгә ташланганы - каберстан яңа коймалар белән әйләндереп алынган. Бу эштә авылдашларыбыз хәләл акчаларына Исмәгыйлов Наил Нотфулла улы, Илдар Гыйльмулла улы Шәйдуллиннар булышлык иткән. Җирлек башлыгы Рәфкать Тәлгать улы Кәримовка, авылдашларыма да рәхмәтлебез. Нәрсәне дә булса яңарталар, эшлиләр.
Зиратта берничә яңа кабер барлыкка килгән. Шунысы аяныч, кайберләре бу фани дөнья белән җир җимертеп эшләп йөргән чакларында хушлашканнар. Бергә бер сыйныфта укып, ике ел бер караватта йоклаган дустым Гөлсирә кабере. Безне чын дуслык бәйли иде. Айга өч-дүрт тапкыр, кайчан көненә берничә тапкыр да телефонда сөйләшә идек. Соңгы мәртәбә мин аны үләренә өч ай кала сөйләштек. Күңеле күтәренке иде, хастаханәдә дәваланганын да, авырганын да белгертмәде. Аның кабере янында тын алырга да куркып басып тордым. Ике баласы ятим калды, ире Миннихак. Белмибез шул үлем сәгате кемгә кайчан сугасын. Әҗәлне күз белән каш арасы кебек якын диләр бит. Дөнья куабыз, яшибез, җиткерәбез, киләчәккә әллә нинди планнар корабыз. Көннәрдән бер көнне дөнья белән "алыш-бирешең" өзелә һәм сине дә ак кәфенгә төреп бирегә китереп урнаштыралар... Кабер өстендәге агачларның шаулавы уйларымнан "җиргә" кайтара. Зират әһелләренә әйтелә торган кәлимәне искә төшерәм. "Әссәламугаләйкем йә, әһлил кубур" (и, кабер әһелләре, сезгә сәлам булсын!) Менә әти кабере, күршебез Камилә апа кабере. Әтинең кабер өстен чия агачы баскан. Чардуганын киленебез Рәшидә Ганиуллина карап, буяп тора. Рәхмәт аңа.
Араларында чүп үләне баскан,ташландык хәлгә килгән "бик иске булмаган" каберләр дә бар. Онытылдылар микән? Якыннарының зиярат кылырга вакытлары гына җитмиме? Дөнья чабудан тарта шул, дөнья...
Чардуган эчендәге сирәк-мирәк баш калкыткан чүп үләннәрен чистарткач, газизләремнең ике кабер арасына утырып дога кылам. Укыганнарым барып ирешсен дә, рухлары шат булсын иде. "Төшкә дә кермисез, тыныч ятасыздыр... бездән риза-бәхил булыгыз" дип, күңелемнән генә сөйләнә-сөйләнә чыгу ягына юнәләм. Зират капкасын ачып чыгу белән, беләм, кабат тормыш ыгы-зыгысы чорнап алачак. Бирегә күтәреп алып килгәнче, әле үз аякларыңда килеш, әти каберенә озак еллар сукмакны суытмыйсы иде...
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев