Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөэмин–мөэминнең көзгесе

Нигә мөселманнарны экстремизм, терроризмда гаеплиләр? Дөньяви мәгълүмат чараларына күз салсаң, ислам үзе террор корбанына әверелде түгелме?! Соңгы вакытта башка сыймаслык сораулар күбәя башлады. Узган пәнҗешәмбедә Мамадыш мәдрәсәсендә "Экстремизма-юк!"-дип исемләнгән ачык дәрестә шушы темага төрле яклап якын киленде. Мәдрәсә шәкертләре, "Ак калфак" мөслимәләр түгәрәге әгъзаларына дәресне мәдрәсә мөгаллиме Ирек Нуриев алып...

Нигә мөселманнарны экстремизм, терроризмда гаеплиләр? Дөньяви мәгълүмат чараларына күз салсаң, ислам үзе террор корбанына әверелде түгелме?! Соңгы вакытта башка сыймаслык сораулар күбәя башлады.

Узган пәнҗешәмбедә Мамадыш мәдрәсәсендә "Экстремизма-юк!"-дип исемләнгән ачык дәрестә шушы темага төрле яклап якын киленде. Мәдрәсә шәкертләре, "Ак калфак" мөслимәләр түгәрәге әгъзаларына дәресне мәдрәсә мөгаллиме Ирек Нуриев алып барды. Ул сүзен соңгы вакытларда төрле гаммәви мәгълүмат чаралары дөньяда булган төрле шартлаулар, кеше үтерүләр турында, гомумән алганда, террорчылык хакында күп сөйләве, күрсәтүе һәм моны күпчелек очракта Ислам дине белән бәйләве, ислам диненең үзенең террорчылык корбанына әверелүе турында аңлатудан башлады. "Ислам-гарәбчәдән тынычлык, сәлам, сәламәтлек дип тәрҗемә ителә, ул иминлек, татулык дине һәм шушы сыйфатларга ия булырга чакыра. Башкаларның гомерен куркыныч астына куйган кеше мөселман була алмый. Бер генә дин дә, кешеләргә зыян китерүгә, кешене рәнҗетергә, кимсетергә, үтерергә өндәми. Барча диннәрдә дә бу гамәлләр зур гөнаһ булып санала. Кеше үтерү, газаплау, кимсетү ул - Аллаһы Тәгаләгә, аның хөкемнәренә каршы бару. Пәйгамбәребезнең (сгв) сыйфатлары шулкадәр гүзәл булган ки, аның белән аралашып эш иткәннән соң, кешеләр ислам динен кабул иткән,"-диде ул. Ислам диненең максатлары, гүзәллеге, бөеклеге турында Коръән аятьләре, хәдисләр белән дәлилләнгән тирән эчтәлекле, тормышчан һәм бүгенге көндә бик тә кирәкле чыгыш ясады. Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһимлеген, моның чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү - һәркемнең бурычы икәнен аңлатты. Татарстаныбызда ислам динен кабул итүчеләр Болгар дәүләте чорыннан ук пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) сөннәте буенча яшәгәннәр, Коръән укыганнар, ислам дине кануннарын үтәгәннәр. "Безгә рухи мирасыбызны, күркәм гадәтләребезне торгызып, халыкны иманга өндәргә, динне көчәйтергә тырышырга кирәк. Шушы Аллаһының юлы белән барырга тырышыйк, аның хөкемнәрен дөрес аңлыйк, үзара ихлас һәм бердәм булыйк. "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ак яулыклы, йөзләреннән яктылык, мөлаемлык сирпелгән, күңелләреннән иман нуры бөркелгән әби-апаларның да уртак фикере, төп максаты бу!-ди җитәкчеләре Рузалия Ибраһимова.-Безнең иганәчелек һәм хәйрия эшчәнлеген киң җәелдерәсе, матбугат чаралары белән эшлекле элемтә урнаштырасы, мөселман хатыннарының бердәм илаһи образын тудырасы, укымышлы, зыялы, төрле дәрәҗәдә сүз алып барырлык мөслимәләр тәрбиялисе, күп сорауларга бергәләп җавап табып, алган гыйлемнәр белән хәерле, игелекле, ихлас гамәлләр кыласы, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешәсе бар. Бергә булыйк, бердәм булыйк!" Мөслимәләр Рәсимә абыстайның ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дуслык-бердәмлек турында мөнәҗәтләрен тәэсирләнеп тыңладылар. Мәҗлес чәй табыны артында дәвам итте.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев