Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матурлык тудыручы

Шәһәребезнең оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары һәрвакыт аның эшләренә соклана. Бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләүче Ринат Миннәхмәт улы Миннәхмәтовны үзе җитәкләгән оешмасының гөл-чәчәкләргә күмелгән территориясе, кышларын беркайда да күрелмәгән үзенчәлекле кар сыннары, "үз күчәрендә" әйләнеп утыручы чыршысы, район тарихында иң беренче фонтаны һәм башка бик күп матур эшләре белән үрнәк...

Шәһәребезнең оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары һәрвакыт аның эшләренә соклана. Бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләүче Ринат Миннәхмәт улы Миннәхмәтовны үзе җитәкләгән оешмасының гөл-чәчәкләргә күмелгән территориясе, кышларын беркайда да күрелмәгән үзенчәлекле кар сыннары, "үз күчәрендә" әйләнеп утыручы чыршысы, район тарихында иң беренче фонтаны һәм башка бик күп матур эшләре белән үрнәк итеп күрсәтәләр. Аның белән очрашырга баргач биргән "Бу гүзәллекләрне тудыруда идеяләрне кем бирә?-дигән соравыма гади генә елмаеп: "Үзем",-дип җавап кайтарды "Җылылык челтәрләре" ААҖ начальнигы. Моннан берничә ел элек Мамадышта тәүге фонтанны ясап куеп, бар халыкны шаккатырган иде ул. Аннан әлеге оешма хезмәткәрләрен фонтан ясарга дип кайларга гына чакырмадылар, Мамадышның төрле почмакларында хасил булды. Яңа елларны һәрвакыт иң оста катырылган, иң үзенчәлекле сыннар белән каршы алып, оешма инде күпме еллардан бирле районда беренчелекне бирми килә. Һәр җәй саен әлеге территория гөлләр иленә әверелә. Читтән карап торышка, анда бу өлкәдә махсус белгеч эшлидер кебек тоела. Баксаң, һәр яңалыкның башында начальниклары үзе тора икән. "Һәркайсының идеясе үземнеке. Мин матурлыкны бик яратам, шуңа күрә кая гына барсам да, үзем өчен яңалыклар үзләштерергә тырышам, аннан аларны үз практикама өлешләп кертәм",-ди. Ринат абый матурлык тудыру белән беррәттән, кешеләрне сөендерергә яратучы шәхес. Ул үзенең җитәкчелегендә эшләүче хезмәткәрләргә дә шундый ук таләпләр куя: "Булсын дип эшләгез. Кешегә яхшы булсын өчен тырышыгыз. Ә моның өчен үзеңнең һәрчак үрнәк була белүең кирәк". Әлеге сүзләрне яшьтән, әле киномеханик булып эшли башлаган көннәреннән үк тормыш девизы итеп алгангадыр, Ринат Миннәхмәтов гомере буена иң алгы сафларда тора, кешеләрне, чыннан да, сөендерә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләве белән үрнәк була белә. Узган гасырның 90нчы елларында "Җылылык челтәрләре" оешмасы оештыруның башында торып, тиз арада административ бина төзеп, тырыш коллектив туплап эшкә керешә ул. Гомере буе шушы хезмәтенә тугры калып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып тора, оешма ачылган көннән башлап бер-бер артлы яңадан-яңа котельныйлар төзетә, алардагы җайланмаларны елдан-ел заманчалаштыра бара... "ТАССРның иң яхшы киномеханигы", "Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре", "Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины" исемнәре, күпсанлы медальләр, республика министрлыкларының һәм муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары белән Ринат Миннәхмәтов юкка гына бүләкләнмәгән. Аңа киләчәктә дә райондашларыбызны яңа идеяләре белән сөендерергә, яраткан эшендә уңышларга ирешергә язсын. Матурлыкны яратучы мондый һәрьяктан үрнәк шәхеснең алдагы тормышы да шулай ук матур, үзенчәлекле булсын. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Ринат Миннәхмәтов. Гөлназ Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев