Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Масленица коймагына җитәме соң

Халыкта, әгәр бу бәйрәмне коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән каршы аласың икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар. Бу яктан мамадышлылар да төшеп калганнардан түгел. Гадәттәгечә кышны озату һәм язны каршылау бәйрәмен шәһәрнең үзәк мәйданында зурлап үткәрделәр. Фольклор, халык юморы, шаяруларга бай, күңелле мизгелләр белән тулы, хороводлар һәм...

Халыкта, әгәр бу бәйрәмне коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән каршы аласың икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар. Бу яктан мамадышлылар да төшеп калганнардан түгел. Гадәттәгечә кышны озату һәм язны каршылау бәйрәмен шәһәрнең үзәк мәйданында зурлап үткәрделәр. Фольклор, халык юморы, шаяруларга бай, күңелле мизгелләр белән тулы, хороводлар һәм уеннар бәйрәмен безгә район мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре, мәгариф һәм район ветеринария бүлекләре бүләк итте. Рус мәдәниятенең район оешмасы тырышлыгы белән чираттагы кышкы халык бәйрәме төбәгебездә яшәүче русларның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңартуда истә калырлык вакыйга булды. Мамадыш шәһәре, Красная Горка, Җөри, Келәүеш авылларының фольклор ансамбльләре әлеге чарага үзләренең үзенчәлекле төсмерләрен өстәделәр. Өлкәннәр дә, балалар да төрле спорт уеннарында катнаштылар, атлы чанада җилдерттеләр. Әлбәттә, һәркем Кояш һәм Тормыш символы булган коймактан авыз итәргә тырышты. Ә "Кем беренче булып коймакны ашап бетерә?" конкурсы балаларга күпме шатлык өләште.
Коймаклар ашалады, җырлар җырланды, Маслениңа карачкысын да яндырыр чак җитте.Аның асылы - кыш үзенең салкыннары белән кайгы-хәсрәтләрне алып китсен. Әнә шундый теләкләр белән мамадышлылар кышны озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев