Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Машиналар саз ташый

Яңа төзелә торган йортлар яңын төзекләндерүгә, балалар мәйданчыклары белән тәэмин итүгә дә контроль көчәя. "Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үзвакытында-1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы белән параллель дәвам итәчәк,"-диде җомга көнне Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган...

Яңа төзелә торган йортлар яңын төзекләндерүгә, балалар мәйданчыклары белән тәэмин итүгә дә контроль көчәя. "Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үзвакытында-1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы белән параллель дәвам итәчәк,"-диде җомга көнне Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. "Кичә Красная Горка мәктәбенә төшкән идем, утсыз калганнар,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов видеоконференциядән соң шәһәр төзелеш оешмалары вәкилләре белән уздырган киңәшмәдә. Район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизовка мәсьәләне ашыгыч хәл итәргә күрсәтмә бирде. Капиталь ремонт ясалган белем учреждениеләре арасында конкурс та игълан ителгән иде бит. Районыбыз җитәкчесе аңа Красная Горка мәктәбе белән Олыяз лицеена документлар әзерләп җибәрергә кушты, аларда ремонтның сыйфатлырак башкарылуына ишәрәләп. Ә яңа фельдшерлык-аккушерлык пунктларына килгәндә, урыннары әзерләп куелса да, подрядчылар аларны алып килеп урнаштыруны сузалар әле. График буенча бу көннәрдә алар безнең районда эшләргә тиеш булганнар. "Алабугага килеп җиттеләр. Чиратта-без,"-диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев. Яңа ФАПларның әйләнә-тирәсенә рәшәткәләр тотуда ярдәм күрсәтәчәген ышандырды районыбыз җитәкчесе. Ә ФАПларда планлаштырылган ремонт эшләре бара инде. Уннан артыгының түбәләре алыштырылган, тәрәзәләре дә яңартыла. Җир бирүдә тәртип булдыру, күп балалы гаиләләрне участоклар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булды. Бездә 581 гаилә кадастрга куелган инде, 99ы үз җирлекләреннән җир алудан баш тартканнар. Хәзергә районда күп балалы гаиләләргә бирергә 171 буш участок бар. Яңа төзелүче йортларның тирә юнен төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрде Анатолий Петрович. Хәзер һәр йортны республика комиссиясе тикшереп кабул итәчәк. Шуңа күрә сыйфат та игътибар үзәгендә булырга тиеш. Киңәшмәдән соң "Мамадыш" совхозы поселогының Мәктәп һәм Үзәк урамнарында җиткерелүче йортларда булды ул. Мәктәп урамында тиздән файдалануга тапшырылачак йортның төзелеш һәм комплектлау сыйфаты яхшы булуын билгеләп үтте, йорт янын төзекләндерүне озакка сузмаска кушты. "Киләчәктә фундаментны ясап куйгач та әйләнә тирәсенә таш җәюне таләп итәчәкбез. Алайса бөтен урамга саз ташыйлар,"-диде районыбыз җитәкчесе. Бер рәттән, совхоз мунчасына да сугылып чыкты. Ул узган ел көз үк файдалануга тапшырылган иде. Әмма һаман бистә халкы мунчага шәһәргә йөрергә мәҗбүр. Яңа йортлар файдалануга тапшырылуга аңа ихтыяҗ тагын да артачак. "Беренче чиратта ишекләрен алыштырыгыз. Хәзер бездә бригада табу проблема түгел,"-диде Анатолий Петрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X