Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Маршрут: мәктәп–завод

Безнең тату 8 "А", сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия буенча директор урынбасары белән бергәләп, "Татавтодор" филиалында кунакта булды. Автобуслары безне мәктәпкә үк килеп алды. Заводта бик җылы кабул иттеләр. Иң беренче эш итеп директор Виктор Кузнецов белән таныштык. Анатолий Король завод территориясендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында инструктаж үткәрде. Аннан иркен, матур ашханәдә...

Безнең тату 8 "А", сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия буенча директор урынбасары белән бергәләп, "Татавтодор" филиалында кунакта булды. Автобуслары безне мәктәпкә үк килеп алды. Заводта бик җылы кабул иттеләр. Иң беренче эш итеп директор Виктор Кузнецов белән таныштык. Анатолий Король завод территориясендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында инструктаж үткәрде. Аннан иркен, матур ашханәдә тамак ялгап алдык. ОТК, лабораторияләрне карадык. Каска һәм жилетлар кидертеп, асфальт ясау цехына да алып керделәр. Җитештерү автоматлаштырылган. Завод территориясендә чисталык, тәртип, иң мөһиме-дисциплина хөкем сөрә. Җитәкченең пөхтәлек, тәртип ярата, кул астындагылардан да шуны таләп итә торган кеше икәнен сүзсез дә аңладык. Сәяхәт безгә бик ошады. Мин, Мамадыштагы "Татавтодор" ААҖ филиалы Татарстанда иң яхшылар, үрнәкләр сафындадыр дип саныйм. Гөлнара Галиева, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев