Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта–балкыш, яңарыш

Шәһәребездә төсле фонтаннар җырлый, сыерчыклар сайрый, кояш көлә. Халык ду килеп язгы чистарыну-төзекләндерү эшләренә ябышты. Шушы язгы мәшәкатьләр хәттин ашкан бер мәлдә үтә дә күңелле хәбәр килеп иреште: Мамадышыбыз ның "Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге-шәһәр җирлеге" төркемендә икенче урынны алган! Алсу Дияр Монда безгә яшисе Анатолий Иванов, муниципаль район башлыгы,...

Шәһәребездә төсле фонтаннар җырлый, сыерчыклар сайрый, кояш көлә. Халык ду килеп язгы чистарыну-төзекләндерү эшләренә ябышты. Шушы язгы мәшәкатьләр хәттин ашкан бер мәлдә үтә дә күңелле хәбәр килеп иреште: Мамадышыбыз ның "Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге-шәһәр җирлеге" төркемендә икенче урынны алган!

Алсу Дияр

Монда безгә яшисе

Анатолий Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе:

-Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан үткәрелгән бу бик абруйлы бәйгенең бүләкләү тантанасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы бинасында үтте. Анда РФ Президенты администрациясе вәкилләре, РФ Хөкүмәте, төрле партия фракциясе, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты. РФ Төбәкләр үсеше министры Игор Слюняев аны: "Конкурс-эшкә ярыш һәм иҗади якын килүне тудыра торган яхшы рухи стимул, уңай тәҗрибәне барлау һәм башкаларга тарату механизмы,"-дигән сүзләр белән ачып җибәрде. Россия Федерациясенең 74 субъектыннан кергән 729 гариза каралган. Татарстанның бик актив катнашуын ассызыкладылар. Казан "Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге" исеменә лаек булды. Мамадышыбыз "Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге-шәһәр җирлеге" төркемендә-икенче урында! Вице-премьер Дмитрий Козак кулыннан диплом алганда: "Мамадыш!"- дигән сүз яңгырагач, күңелемне горурлык хисләре биләде. Бу-уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Фидакарь хезмәтләре өчен бөтен район халкына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов белән шәһәр башлыгы урынбасары Ирек Гатауллинга аеруча зур рәхмәт. Шушы җиңүчеләр рухын һәр күңелдә яшәтәсе иде! Кече ватаныбыз алга таба да чын мәгънәсендә чәчәк атсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик. Җирдә үзебездән соң матур эшләр, горурланырлык исем калдырыйк. Монда безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга яшисе. 2008-2012нче еллар. Биш ел рәттән "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсында Мамадыш шәһәре 1нче урын яулады. 2011нче ел. "Россиянең иң төзек шәһәре (100 меңгә кадәр халкы исәпләнгән торак пунктлары арасында) Бөтенроссия конкурсында 3нче урын. 2012нче ел. VI Бөтенроссия конкурсында шәһәр җирлекләре төркемендә "Иң яхшы муниципаль берәмлек" номинациясендә 2нче урын. "Булгач, булсын дидек, бар бит ул!"

Рәсемдә: Мәскәүгә җибәрелгән альбомга Рәшит Гарипов белән Ирек Гатауллинның берничә йокысыз төне, шимбә-якшәмбе көннәре сарыф ителгән. Автор фотосы.

Рәшит Гарипов, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе: -Конкурсның нигезләмәсе буенча шәһәр төрле критерийлар: территориянең экологик хәле; халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты; шәһәр төзелешенең сәнгати чагылышы; халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфаты; шәхси-дәүләт партнерлыгы һәм башкалар буенча бәяләнде. Шул өлкә мәгълүматлары, эшне чагылдырган 15 фото тәкъдим итәргә кирәк иде. Без: "Булгач, булсын, бар бит ул!"-дидек тә, 245 фотодан торган зәвыклы альбом ясап җибәрдек. Аллага шөкер, эшебез гөрләп бара, күрсәтер нәрсәләребез искиткеч күп. Янәшәбездәге үзгәреш, матурлыкларга безнең генә күз ияләште бугай. Ә берничә ел кайтмый торганнар Мамадышны танымыйча гаҗәпләнеп карап йөри. Шәһәрдәшләребезнең эчке культурасы, ихтыяҗлары үсә бара. Урамда сыерлар, кәҗәләр, чәчәк караклары, фонарь ватучылар белән көрәшкән елларны кызык итеп искә алырга гына калды. Оешма-предприятиеләрне Яңа елга бизәү, территорияләрне төзекләндерү конкурсларын бәяләү жюрига елдан-ел катлаулана, югары дәрәҗәдә үтә. Халыктан он-лайн тавыш бирүне дә кулланырбыз дип торабыз. Быел шәһәрне яшелләндерүгә, сыйфатка игътибар итәчәкбез. Сирень, балан, пирамидасыман тупыл, себер алмагачлары, юкә, боярышник утыртачакбыз. Үсентеләрне "Челныгорзеленхоз"дан кайтартабыз. Үз эшенә фанатикларча бирелгән район башлыгыбыз Анатолий Иванов җитәкчелек иткән командага эләгүемә мин бик шат. Аның башына нинди генә даһи идеяләр, якты фикерләр килми, кая гына бармый, кемнәргә генә мөрәҗәгать итми, каян гына акча тапмый... Үзе дә эшли, безне дә эшләтә.

Саннар һәм фактлар Татарстан конкурсларында җиңгән өчен бирелгән акчалар шәһәрне төзекләндерүгә тотылды: Совет урамы паркындагы челтәрле эскәмияләр, 100 данә фонарь, Эйфель башнясы, "Березовая роща "ның челтәрле коймалары шул исәптән. 2011нче елгы җиңү өчен Мәскәүдән җибәрелгән 1 миллион 133 мең сум акчага балалар өчен мәйданчыклар юнәтелде. Интернет аша уздырылган тендер-аукцион җиңүчесе-Тольятти шәһәре эшмәкәре Олег Крайнюков. Хәзергә УПТК территориясенә бушатылган мәйданчыклар май бәйрәмнәреннән соң шәһәребездә алты урынга урнаштырылачак. Шәһәр урамнарына 2011нче елда-16700, узган ел 8500 квадрат метр мәйданга брусчатка җәелде. Давыдов, Домолазов, Ленин, Азин, Толстой урамнарына меңләгән тонна чермә кертелде, газон үләннәре чәчелде. 2012нче елда капиталь төзелеш, ремонт, коммуналь инфраструктура челтәрләрен үстерүгә район оешмалары тоткан капиталь кертемнәр 1250,0 миллион сум тәшкил итә. 742,5 миллион сум күләмендә торак йортлар төзелгән. Планда каралган гомуми 21,9 мең квадрат метр торак мәйданы җитештерү 100%ка үтәлгән. 2011нче ел белән чагыштырганда былтыр төзү-монтаж эшләре 500 миллион сумга күбрәк башкарылган. Быел да үсеш темпын киметмәскә исәплиләр. Уч төбендәге тормыш ... Мин көн дә редакциябездән эштән чыгам да, күренекле әдип, якташыбыз Шәйхи Маннур һәйкәле янында басып, бу урамны күзәтеп, тирә-юньне тыңлап торырга яратам. Тормыш кайный: әнә балалар сәнгать йортында кайсыдыр сабый баян яңгырата, кафеда өчпомак пешергәннәр бугай, тәмле ис борыннарны яра. Әнә култыклашкан ак яулыклы ике апа мәдрәсә ишеген ача. Бер төркем яшь әниләр коляска этеп бара... Провинциаль шәһәрчектә һәркемнең һәр адымы-күз алдында. Кемнең ни белән шөгыльләнүен күреп, белеп торабыз.

Гөлфинур һәм Николай Дуваловалар, "Шәһәрнең иң төзек йорты-2012" конкурсында җиңүчеләр:

-Без озак еллар Европада яшәдек. Андагы матурлык, пөхтәлек, затлылыкны сүз белән генә аңлата торган түгел. 1992нче елда Мамадышка кайттык. Мәшәкатьләрдән, чыгымнан курыкмыйбыз. Быел да кояш туры карый башлауга, йортны буядык, тирә-юньне чистарттык, үсентеләр утырттык... Урын алуны максат итеп куйган юк, анысы үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, килделәр, күрделәр, бәяләделәр... Рәхмәт. Безнең Түбән тыкрыгында (переулок Нижний) барыбыз да тәртип, чәчәк яратабыз. Быел исәп бөтен урамыбызны шау чәчәккә күмү. Матурлык дөньяны коткарыр диләр бит.

Елизавета Григорьева, шәһәрдәшебез:

-Шәһәребезнең матурланганына чын күңелдән сөенеп йөрим. 1985нче елдан бирле "Мамадыш" совхозында дуңгызлар карадым. Баракта яшәдек. Былтыр, һич уйламаган җирдән күк капусы ачылды: спирт заводының элиталы йортыннан ике бүлмәле, бөтен уңайлылыклары булган фатирга атна-ун көн эчендә күчереп куйдылар. Безнең андыйны күргән бармы?! Күнегү җиңел булмады. Һаман совхоз фермасында бозаулар тәрбиялим, ул тирәдән үткәндә каерылып карап китәм. Анда ел дигәндә бишәр катлы алты таш йорт үсеп чыкты. Хәзер ияләндек инде. Кызганыч: ирем генә бу рәхәтлекләрне күрә алмый иртә үлеп китте. Алты балам-биш улым, бер кызым үсеп җиттеләр. Аларны башлы-күзле итәсе бар. Быел көзгә пенсиягә чыгам. Шушы матур шәһәребездә рәхәтләнеп яшисе, оныклар сөясе килә. Һәммәбезнең тормышлары гел алга барсын дип телим. Чал Нократ ярында Планеркаларда ничә еллар буе сөйләнсә, сөйләнде; ничә миллион акчалар кереп китте, тик Нократ яр буе бүгенге көндә күз явын алырлык урынга әверелде. Мәктәпләрнең чыгарылыш кичәләре, шәһәр көне кебек олуг тамашалар биредә уза хәзер. Киләчәктә бу матурлык спирт заводына таба тагын чакрымнан артык дәвам итәчәк икән әле. Биредә балалар аттракционы да, самавырдан аккан чишмә дә, төрле сыннар да үз урынын тапты. Төсле фонтан гына да ни тора: үзе җырлый, төрле төсләр уйный, тамчылары битләргә чәчри. 5D форматлы фильм! Ма-а-а-у-у-ррр!!! Хозурлык! Мәмдәш картның тәүге кат бу җирләргә аяк баскан урынга җилкәнле кораб төзеп куйдылар. Исеме-"Арабелла"! "Булгария"дә батучыларны коткарган капитан Лизалинның теплоходы исемен хәтерлисезме. Шушы Нократта шыртлака сөзеп, көймәдә йөзеп үскән малай-Роман. Инде бөтен дөньяга билгеле каһарманга әйләнде. Коткаручыларны үстерә безнең Мамадыш. Ә мин бу корабны Нух көймәсе дим. Дөньяны матурлык белән коткарырга килгән ак җилкәнле кораб. Шәһәрдәшләребезнең иң яратып йөри, фотога төшә торган урыны бу хәзер. Кемнәрдә нинди уникаль фотолар бар?! Фотоконкурс игълан итәбез. Рәсемнәрегезне 20нче майга кадәр gazeta-nokrat@mail.ru электрон адресына юллагыз, яисә редакциягә кертеп чыгыгыз, хат аша җибәрегез. (Адрес: Мамадыш шәһәре, Совет урамы 11\6.)

Эпилог урынына

Мамадышны Париж белән чагыштырган гыйбарәләрнең барысында да аның артта калганлыгы, дөнья тарафыннан онытылган җир булуына ишарә бар. Тик шаяртырга яратучылар белеп торсыннар: Мамадышның данлы, шанлы исеме өчен чынлап торып көрәш бара. Җирле шагыйрәбез Нәкыя Йосыпованың: Әй, Мамадыш, Мамадыш, Чит җирдә йөртмә ялгыш. Туган-үскән җирдә генә Бәхетле була язмыш!-дигән җыры һәммәбезнең күңел түрендә. Мамадышның һәр почмагы, һәр карышы-могҗиза. Ышанмасагыз, килеп карагыз. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер килеп күрүең яхшырак диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев