Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта яшәүче Шәмсенур Рәхмәтуллинага 95 яшь тулды

Мамадыш шәһәрендә гомер кичерүче Шәмсенур Рәхмәтулла кызы Рәхмәтуллина зур юбилеен билгеләп үтә. Ветеранга 95 яшь тулды. Ул тумышы белән Югары Яке авылыннан. Бала-чагы, яшьлек еллары, хезмәт юлы туган төбәгендә үтә. Гомере буе мәдәният учагында техник хезмәткәр булып эшли героебыз. Иптәше белән 2 кыз алып кайталар. Гаилә башлыгына гына балалар бәхетен...

Мамадыш шәһәрендә гомер кичерүче Шәмсенур Рәхмәтулла кызы Рәхмәтуллина зур юбилеен билгеләп үтә. Ветеранга 95 яшь тулды. Ул тумышы белән Югары Яке авылыннан. Бала-чагы, яшьлек еллары, хезмәт юлы туган төбәгендә үтә.

Гомере буе мәдәният учагында техник хезмәткәр булып эшли героебыз. Иптәше белән 2 кыз алып кайталар. Гаилә башлыгына гына балалар бәхетен күрү насыйп булмый. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәштә башын сала ул.

Бүгенге көндә Шәмсенур апаның 7 онык һәм 4 оныкчыгы бар.

Ул кызы Сәрия һәм кияве Роберт гаиләсендә яши. Балалары әйтүенчә, Шәмсенур Рәхмәтуллина хезмәтне бик ярата. Моңа кадәр бер генә эштән дә читтә калмаган. Узган ел аның күзенә операция ясыйлар. Әле шул килеш тә мунча себеркеләре бәйләп утыра, дип сөйләде балалары.


Бүген юбиляр истәлекле дата уңаеннан котлаулар кабул итә. Изге теләкләрен район башлыгы Анатолий Иванов та җиткерде. Ул ветеранга ил Президенты Владимир Путин имзалаган тәбрикләү хатын, чәчәк бәйләме һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды, истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев