Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта яр буен ныгыту эшләре башлана

Якынча бер айдан Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту башланачак. Төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Район башлыгы Анатолий Иванов объект урынында эшлекле сөйләшүне заказчы һәм генераль подрядчы оешмаларның вәкилләре белән уздырды. Очрашуда хәбәр итүләренчә, яр буен ныгыту Нократ һәм Ушма елгалары кушылган җирдән башланып, түбән якка...

Якынча бер айдан Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту башланачак. Төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Район башлыгы Анатолий Иванов объект урынында эшлекле сөйләшүне заказчы һәм генераль подрядчы оешмаларның вәкилләре белән уздырды. Очрашуда хәбәр итүләренчә, яр буен ныгыту Нократ һәм Ушма елгалары кушылган җирдән башланып, түбән якка таба 1 километр тирәсе дәвам итәчәк.

Объектның заказчысы булып "Средволгаводхоз" федераль дәүләт учреждениясе тора.

Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту 250 млн. сумга төшәчәк. Эшләрне башкару "Камгэсэнергострой" җәмгыятенә йөкләнә.

Беренче эшләрне инде киләсе атнада ук башларга ниятлиләр. Иң элек объект урыны агачлардан чистартылачак. Ә төзелеш төгәлләнгәч биредә коттедж бистәсе торгызылыр дип көтелә. Район башлыгы Анатолий Иванов киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, әнә шул мәгълүматны да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев